«Энергетик» Мәдәният Сараеның төп сәхнәсендә «Студентлар язы– 2025» шәһәр студентлар иҗаты фестиваленең гала – концерты барышында Яр Чаллы шәһәренең югары һәм һөнәри белем бирү мәгариф оешмаларыннан иҗат коллективлары һәм башкаручылар чыгыш ясады. Яшьләрнең иҗади үзбилгеләнүе өчен мөмкинлекләр тудыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә. Концерт программасында түбәндәге 4 блок бар иде: хәрби-патриотик, халык, ретро һәм заманча.
Быел фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган һәм «Студент яшьләр өчен «Талантлар мозаикасы» чаралар комплексы» проекты кысаларында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәтенең муниципаль автономияле һәм бюджет учреждениеләре өчен яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга грант акчаларына гамәлгә ашырыла.
Фестивальнең гариза бирү кампаниясе барышында конкурсның оештыру комитетына 5 номинациядә 139 гариза илгән: «Хореография» (35 гариза); «Музыка» (51 гариза); «Театр» һәм «Оригиналь жанр» – 35; «Журналистика/блогинг» – 18. Бүләкләүгә 79 иҗат номеры чакырылган иде.
Һөнәри белем бирү мәгариф оешмалары арасында гран-прины «Казан инновацион университеты көллияте» һөнәри белем бирү учреждениесенең Яр Чаллы филиалы яулады. Югары белем бирү оешмалары арасында гран-прины «Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты» яулады. Номинацияләрдә барлык призерларга да фирма сыннары, көнкүреш техникасы кибетенә сертификатлар, шулай ук фестиваль партнерларыннан бүләкләр тапшырылды.
Әлеге яшьлек һәм иҗат бәйрәмен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм мәдәният идарәләре ярдәмендә «Нур «яшьләр үзәге» һәм «Шәһәр студентлар советы» оештыра.
