Казанның «УРАМ» экстрим-паркында балалар ялын оештыручыларның «Смотри» III форумы старт алды, анда медианың балалар лагерьларын оештыруга йогынтысы турында фикер алышачаклар. Чара илнең 27 төбәгеннән 200гә якын катнашучыны берләштерде.
«Безнең форумның географиясе елдан-ел киңәя баруына бик шатмын. Без оештыручылар белән бергә сезнең өчен әзерләгән программа кызыклы һәм файдалы булыр дип ышанам. Ышанам, киләсе елда сез тагын безнең форумга килергә теләрсез. Казан кунакларны кабул итә белә, без моны даими рәвештә уздырыла торган эре халыкара чаралардан күрәбез. Медиа өлкәсе бүген барлык юнәлешләрдә дә актив үсә, илебезнең аерым кластеры буларак балаларның ялы һәм сәламәтләнүе искәрмә түгел. Биредә сез кыйммәтле тәҗрибә тупларсыз, аннары аны үз эшегезгә интеграцияли аласыз», – дип мөрәҗәгать итте форумда катнашучыларга ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков.
«Смотри» форумы балалар ялын оештыручыларның һөнәри бергәлеген үстерүгә һәм заманча медиаформатлар, маркетинг стратегияләре һәм аудитория белән эшләүгә инновацион алымнар аша Россия балалар лагерьларының позитив образын алга этәрүгә юнәлдерелгән.
Ике көн дәвамында медиа, маркетинг һәм мәгариф технологияләре өлкәсендәге экспертлар индустриянең актуаль чакыруларын хәл итүгә юнәлдерелгән лекцияләр, мастер-класслар һәм воркшоплар үткәрәчәк.
Форумның төп темалары-ата-аналар, балалар һәм лагерь администрациясе белән хезмәттәшлек итү өчен цифрлы чишелешләрне гамәлгә кертү, яңа форматтагы социаль челтәр, digital-дизайн трендлары, лагерьның ышанычын һәм җәлеп итүчәнлеген арттыру коралы буларак сыйфатлы видеоконтент ролен тикшерү, лагерьның визуаль экосистемасы, патриотик тәрбия һәм башкалар.