I заманча мөселман мәдәнияте фестивале Гала-концерт белән тәмамланды. Чара «Созвездие-Йолдызлык» Арт – резиденциясендә узды.
Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов чыгыш ясады.
«Халыкара заманча мөселман мәдәнияте яшьләр фестивале — Халыклар дуслыгы бәйрәме иҗат һәм талантлар — «Созвездие-Йолдызлык» Арт – резиденциясендә үткәрелә. Бу чараның Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел һәм Ислам дөньясының яшьләр башкаласы статусында Казанда узуы да символик мәгънәгә ия. Безгә 10 илдән үз милли колоритын, аутентиклыгын күрсәтү, Татарстан Республикасы белән, безнең традицияләр һәм мәдәниятебез белән танышу өчен килделәр.
Бездә бик күп яшьләр берләште — алар үз иҗатлары аша милли мәдәниятнең һәм фольклорның заманча яңгырашын күрсәтәләр, миллине актуальләштерәләр, ә мәдәниятне ихтыяҗлы итәләр», - дип ассызыклады Тимур Сөләйманов.
Беренче фестивальдә Россия, Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Казахстан, Әзербайҗан, Ливан, Мисыр, Бәһрәйн, Төркия һәм Сербиядән 18-35 яшьлек 100 яшь кеше катнашты. 25 илдән 250 кеше гариза тапшырган.
Фестивальдә халыкара рәссам, укытучы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Мәдәният мәсьәләләре буенча Яшьләр хөкүмәте рәисе киңәшчесе Екатерина Манько да катнашты. Чара кысаларында Екатерина авторлык мастер-классларын үткәрде, катнашучылар белән бергә Татарстан ветераннарына бүләк ителәчәк картиналар рәсемнәре ясады.
Йомгаклау концерты төрле юнәлешләрдәге коллаборациядән гыйбарәт иде. Мәсәлән, бер номерда, бер үк сәхнәдә биеделәр, җырладылар һәм параллель рәвештә рәсем ясадылар – өч минут эчендә рәссам кыз сурәте төшерелгән картина ясый алды.