Татарстанның 35 вәкиле россиякүләм «Ел студенты.Архитекторлар» конкурсының финалистлары булдылар

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

Россиякүләм «Ел студенты.Архитекторлар» конкурсының беренче этабы нәтиҗәләре чыгарылды. Финалга Татарстаннан 35 студент чыкты. Барысы бөтен Россиянең 47 төбәгеннән 165 студент катнашты. Финал 14-18 декабрьдә Татарстанда үтәчәк.

 Архитектура өлкәсендә күренекле казанышлары булган Россия югары уку йортларының архитектура һәм төзелеш юнәлеше студентлары финалистлар булдылар. Финалда эш берничә юнәлеш буенча барачак.

«Иң яхшы архитектор-реставратор» номинациясендә иң яхшы исем өчен Анна Колганова, Камилла Батырева, Вероника Вишнева, Ихсан Заһидуллин һәм Камилла Төхфиева көрәшәчәк.

«Иң яхшы архитектор - дизайнер студент» номинациясендә республикадан Аида Таҗиева, Мария Старцева, Алсу Әхтәмова һәм Рада Прибытова катнашачак.

«Яшь төзүче» номинациясендә – Ксения Гарапова, Олеся Самошкина, Ирина Садова, Мария Осипова, Рамина Гайсина, Софья Макушкина һәм Руслан Азмитов.

«Иң яхшы архитектор-шәһәр төзүче» номинациясендә Адилә Исмәгыйлева, Мария Кобец, Алинә Гарифуллина, Тимур Мөсабиров, Раилә Шакирова, Регина Әнвәрова, Софья Мортазина һәм Алена Ильина финалистлар булдылар.

«Иң яхшы студент-урбанист» номинациясендә Дарья Сайног һәм Никита Кондрашин финалистлар булдылар. «Иң яхшы архитектор-проектлаучы» номинациясендә – Яна Денисова, Элина Мостафина, Эллина Нуретдинова, Лиана Миргалиева, Адилә Әхмәтшина, Диана Гыймалдинова, Ксения Терехова, Екатерина Афанасьева һәм Екатерина Агафетова.

«Бу егетләрнең исемнәрен илебез дәрәҗәсендә генә түгел, аннан читтә дә яңгыратуга без бик шат булачакбыз. Аларга тиздән шәһәрләребез нинди буласын, җәмәгать киңлекләре ничек оештырылуын хәл итәргә кирәк. Талантлы булачак архитекторларны бергә җыюыбыз бик шәп. Бу бит конкурс мәйданчыгы гына түгел, коммуникацион мәйданчык та. Конкурс җиңүчеләре архитектура һәм шәһәр төзелеше белән шөгыльләнүче оешмаларда стажировка үтү мөмкинлеге алачак, шулай ук экспертлар советыннан остаз да», - диде Россия Яшьләр Союзы председателе, Россия иҗтимагый палатасы члены Павел Красноруцкий.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International