Татарстан яшьләрен туган телләрне һәм Россия халыклары мәдәниятен өйрәнү һәм популярлаштыру буенча конкурста катнашырга чакыралар.

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

РФ халыкларының туган телләрен , шулай ук дәүләт теле буларак рус телен өйрәнү һәм саклау өлкәсендә яшьләр инициативаларын үстерү һәм аларга ярдәм итү-яшь кешеләр өчен яңа проектлар конкурсының төп бурычларыннан берсе. Гаризаны 7 декабрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.

Конкурс ике этапта үтә: читтән торып катнау – 11 декабрьгә кадәр.  Бу этапта 9 иң яхшы проект  билгеләнә. Турыдан-туры катнашу этабы 22 декабрьгә кадәр барачак. Бу этапта җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнә.

Чарада 14 яшьтән 35 яшькә  кадәрге аерым авторлар да, шулай ук коллективлар да катнаша ала. Аларның  һәркайсы  бер генә эш тапшыра ала.

Конкурс  өч юнәлештә  материаллар кабул итә:

  •  «Яшьләр территориясе – яшьләр мәдәнияте», Конкурсант үзе яшәгән төбәктә туган телләрне һәм мәдәниятне өйрәнү һәм саклау буенча проект тәкъдим итә;
  • «Проблеманы күрәбез - хәл итә алабыз!» –конкурсант үзе яшәгән төбәктә туган телләрне һәм мәдәниятне саклау, үстерү буеча социаль, мәдәни әһәмияткә  ия проблемаларны чишү буенча проект;
  • «Минем гражданлык позициям» – РФ дәүләт теле буларак, рус телен үстерүгә юнәлтелгән яшьләрне актив гражданлык позициясендә тәрбияләү номинациясе.

Гаризаны һәм барлык конкурс материалларын конкурсның мәгълүмати битенә субъекттан җаваплы башкаручы йөкләргә тиеш. Керү өчен логин һәм пароль конкурс операторы тарафыннан биреләчәк. Өстәмә мәгълүмат рәсми сайтта урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International