4 декабрьдән 7 декабрьгә кадәр Казанда эшләүче яшьләрнең республика Форумы(конгресс) үтә. Ул Татарстан Республикасы оешмалары һәм предприятиеләреннән 200 яшь белгеч, һәм яшьләр берләшмәләре лидерларын җыя.
Форумның максаты - үз-үзеңне уңышлы тормышка ашыру һәм һөнәри белем дәрәҗәсен күтәрүне, шулай ук иҗтимагый-файдалы инициативаларны үстерүгә ярдәм итүче эшче яшьләр өчен коммуникатив мохит булдыру.
Форум «Яшь белгечләргә ярдәм итүнең гамәлдәге чаралары» темасына пленар дискуссия белән ачыла.
Катнашучылар өч көн дәвамында soft-skills үсеше буенча мастер-классларда катнашачаклар: лидерлык, ораторлык осталыгы, тайм-менеджмент, коммуникатив күнекмәләр, критик фикерләү. Шулай ук республика эре предприятиеләре вәкилләре белән очрашулар үтәчәк.
Форум эшенең нәтиҗәсе булып, яшь белгечләргә кирәкле ярдәм чаралары (торак, социаль гарантияләр, хезмәт хакы, үз-үзеңне җайга салу, остазлык, эшкә урнашу, квалификация күтәрү һ.б.) белән резолюция торачак. Резолюциядән соң резолюцияне башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнарына, профсоюзларга һәм предприятие җитәкчеләренә тәкъдим итү планлаштырыла.