Татарстан делегациясе # МЫВМЕСТЕ Халыкара форумында призлы урыннар яулады

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Татарстан делегациясе #МЫВМЕСТЕ масштаблы халыкара форумда катнашты. Республика данын ирекле берләшмәнең 30 катнашучысы яклый. Гомумән алганда, чара 40тан артык илдән волонтерларны берләштерде.

Татарстанның 4 проекты призлы урыннар яулады:

- «Милләт сәламәтлеге» номинациясе, «Волонтерлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар» трекы, «Волонтерлар 14-17» категориясе беренче урынны «Яшүсмерләр өчен «ничек үзеңне харап итмәскә» дигән кулланма проекты белән Алинә Нурмиева алды. Проект 13-17 яшьлек яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешенә гадәт формалаштыруга юнәлтелгән.

- «Милләт сәламәтлеге» номинациясе, «Волонтерлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар» трекы, «волонтерлар 14-17» категориясендә 2 урынны Милена Викторова алды. «Уку елы дәвамында макулатурага күпме китап җибәрелә?» - «КниGo» проекты авторы шундый сорау бирде. Төп идея булып буккроссинг тора: укыдың - башкаларга тапшыр.

- «Сәламәтлек » номинациясе,  «волонтерлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар» трекы, «КБО» категориясе 2 урын  Руслан Шәкуровның  «Йөрәк Доноры» проекты алды. Бу-Рунетта кан донорларының иң зур берләшмәсе.

- «Яшел ил» номинациясе,  «волонтерлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар» трекы, «волонтерлар 18+ » категориясендә  3 нче урынны «Чиста уеннар» проекты белән Максим Антонов алды. Уенның максаты-максималь күләмдә чүп-чар җыю. Соңыннан чүп-чар эшкәртүгә тапшырыла.

«Бүгенге көн-Волонтер көне һәм бүген безнең волонтерларга һәм әлеге хәрәкәткә катнашы булган барлык кешеләргә аеруча зур рәхмәт сүзләре яңгырый. Шулай ук, битараф  булмаган һәр кешегә, йөрәк кушуы буенча әйләнә-тирәдәгеләргә булышучы кешеләргә. Волонтерлардан башка бүген бер генә зур чара да үтми. Мин көн саен ирекле ярдәмчеләр берләшмәсенең арта баруына бик сөенәм. Татарстан Президенты ярдәме белән республикада ирекле ярдәмчелекне үстерү буенча аерым дәүләт программасы гамәлгә ашырыла», - дип билгеләп үтте Татарстан Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстанда гомуми саны 88 меңнән артык волонтер булган 1 247 ирекле берләшмә эшли.

Проект «Мәгариф» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International