Казанда «Welcome-тур на госслужбу» яшьләрнең карьера атнасын башлап җибәрделәр

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Бүген Казанда «Welcome-тур на госслужбу» яшьләрнең карьера атнасын ачу тантанасы үтте.Чара К(П)ФУ дәүләт һәм муниципаль югары мәктәп базасында үтте.

Ачу тантанасында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков , дәүләт хезмәте департаменты һәм Татарстан Республикасы президенты каршындагы кадрлар җитәкчесе Александр Белов, В открытии приняли участие первый заместитель министра по делам молодежи РТ Ринат Садыков, руководитель Департамента государственной службы и кадров при Президенте Республики Татарстан Александр Белов,  К(П)ФУ дәүләт һәм муниципаль югары мәктәп директоры Игоь Привалов, Татарстан университетлары профильле кафедралар җитәкчеләре катнашты.

Чара катнашучылары: КФУ, КНИТУ-КХТИ, КИУ и КГАУ профильле кафедраларының 30 дан артык студенты.

Чараны ачып, Александр Белов, мондый проектлар ярдәмендә яшьләр дәүләт хезмәте белән практикада таныша, белем дәрәҗәсен күтәрә, карьераның шәхси траекториясен формалаштыра, ә аннан соң Татарстан дәүләт хезмәтенә килә алалар, дип билгеләп үтте.

Игорь Привалов билгеләп үткәнчә, югары уку йортларында бер ел эчендә 6500 мең дәүләт һәм муниципаль хезмәткәр квалификация күтәрү уза. Татарстанда барлыгы 12 меңнән артык хезмәткәр эшли. Укулар ел дәвамында өзлексез үткәрелә.

Ринат Садыйков яшьләргә чара программасыннан мөмкин кадәр  күбрәк  файда алуларын теләде. «Ышанам ки, сезнең университетларда формалашу этабында дәүләт хезмәтенең документлар белән эшләү генә түгел, кешеләргә хезмәт итүнең үзенчәлекле миссиясе булуын дөрес аңлау булырга тиеш. Бу фикерне дәүләт хезмәткәре үз йөрәге һәм гомере буе күтәреп барырга тиеш дип саныйм», – дип билгеләп үтте Ринат Садыйков.

Проект  10 декабрьгә кадәр дәвам итә.  Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы яшьләр хөкүмәте белән  берлектә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты.

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International