Артем Айдинов исемендәге Ел саен үткәрелә торган махсус премиянең финалы 9 декабрьдә 17.30 сәгатьтә В. И. Ленин исемендәге мәдәният йортында узачак.
Быел премия өч этапта узды: читтән торып катнашу – партфолио тапшыру, турыдан-туры катнашу – спорт юнәлеше, анда студентлар физик әзерлек тә сынашачаклар һәм көндезге – интеллектуаль юнәлеш, анда яшьләр илебез законнарын һәм тарихын белүдә ярыштылар.
Конкурс этабында барлыгы җиде кешедән торган 13 команда катнашты. Һәр команда үз вузын яки ссузын тәкъдим итте.
Быел премия егерме еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу уңайдан беренче тапкыр тантаналы бал узачак.
Кичәнең кунаклары – Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Минтимер Ногманов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең җәмәгать тәртибен саклау бүлеге башлыгы Александр Царевский, «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) формированиеләренең республика үзәге директоры Тимур Камалетдинов.
Артем Айдинов исемендәге Премия Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм халык дружиналарының студентлар штабы тарафыннан «Форпост»җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) оешуларының республика үзәге ярдәмендә үткәрелә.