Татарстанда «Форпост» район үзәкләренең йомгаклау слеты узачак

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

9-10 декабрьдә «Форпост» республика һәм район үзәкләренең йомгаклау слеты узачак. Чара «Заречье»сәламәтләндерү лагеренда көтелә.

Слет республиканың 40 районыннан үзәк директорларын җыячак. Программада лекцияләр, мастер-класслар һәм түгәрәк өстәл планлаштырылган.

10 декабрьдә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрның катнашуы планлаштырылган. Очрашуда Татарстанда патриотик тәрбия мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

Шулай ук бу көнне В. И. Ленин исемендәге мәдәният йортында ел йомгаклары буенча оешманың директорларын һәм иң яхшы активистларын бүләкләү тантанасы булачак. Бүләкләү тантанасында ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева катнашачак.

Йомгаклау слеты нәтиҗәләр ясау һәм ел дәвамында район үзәкләре эшләгән иң нәтиҗәле программаларны һәм методикаларны ачыклау, шулай ук киләсе елга план формалаштыру өчен үткәрелә. Моннан тыш, бу-җитәкчелек составын яшьләр белән эшләүнең һәм программаларны тормышка ашыруның яңа методикаларын өйрәнү өчен мәйданчык булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International