2021 ел студенты: Казанда «Гран-при» номинациясе туры үтте

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

Казанда «2021 ел студенты» республика премиясенең  йомгаклау сайлап алу этабы  үтте.  «Гран-при» номинациясе конкурсантлары үзләренең уңышлары турында сөйләделәр. Чара Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында үтте.

Анда катнашу өчен 48 гариза килгән. Турыдан-туры катнашу этабына 10 кеше үтте. «Гран-при»ның үзенчәлеге шунда: анда фән, спорт, иҗат һәм иҗтимагый эшчәнлектә активлык күрсәткән, үз вузында яшьләр сәясәтенең берничә өлкәсен җәелдерүче студентлар катнаша.

Иң беренче булып Россия эчке эшләр министрлыгыгының  Казан юридик институты студенты Салават Хәмидуллин чыгыш ясады. Ул - Татарстан Республикасы Аппарат җитәкчесенең терроризмга каршы көрәш комиссиясе буенча ярдәмчесе. Шуңа бәйле рәвештә яшьләр мохитендә экстремизм һәм терроризм профилактикасына юнәлтелгән проектларны тормышка ашыра.

Икенче булып, В.Г.Тимирясов исемендәге(ИЭУП) Казан инновацияләр университеты   студенты Юлия Кузнецова чыгыш ясады. Кыз, тормышта да, инвестицияләрдә дә төп кагыйдәне үтәргә – балансны сакларга кирәклеген билгеләп үтте. Юлия инвестицияләрне өйрәнә, укулеледә уйный, фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә, Татарстан Республикасында эчке туризмны үстерү буенча үзенең авторлык проекты өстендә эшли һәм мәчеләр өчен приют булдырырга планлаштыра.

Казан (Идел буе) федераль университеты студенты Никита Лихачевның эшчәнлеге спорт, медиа, чит телләр һәм халыкара мөнәсәбәтләр белән бәйле. Яшь кеше дүрт телне өйрәнә, Идел буе федераль округының студентлар спорт клублары ассоциациясе координаторы булып тора һәм 30-40 елларда Кытайның марионетка дәүләтләре тарихы турында фәнни эш язучы беренче кеше булырга планлаштыра.

Денис Давыдов Казан (Идел буе) федераль университетында халыкара туризмны өйрәнә һәм үз эшчәнлеген материклар буенча сәяхәт рәвешендә тәкъдим итте. Шулай итеп, ул кечкенәдән спорт белән шөгыльләнә, Татарстанның иң яхшы спортчысы һәм КФУның иң яхшы чыгарылыш  студенты, спорт берләшмәләре медиа һәм югары уку йортының коррупциягә каршы юнәлешен үстерә. Узган ел эшчәнлек нәтиҗәләре ил дәрәҗәсендә бәяләнде – Денис «2021 ел студенты» милли премиясенең «Гран-при» номинациясендә җиңүче булды.

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты студенты Есения Жандарова тормышында спорт, иҗат, фән һәм җәмәгать эшчәнлеге гармонияле рәвештә үсә баруын күрсәтте. Есениянең төп проектларының берсе-югары уку йорты базасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен чаралар, ә киләчәктә жонглировкага өйрәтү  мөмкин булган балалар өчен реабилитация программасын эшләү.

Казан медицина университеты студенты Анна Макарова күп вакытын волонтерлык эшчәнлегенә багышлый. Бу эшчәнлекне ул 2012 елда  Казан хастаханәләренең берсендә  башлап җибәрә. Хәзер ул ТРО ВОД «Волонтеры-медики» җитәкчесе. Узган ел гына да Анна, коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш штабы җитәкчесе буларак, #МыВместе акциясендә катнашу өчен җиде меңнән артык ирекле кешене берләштерде. Якын киләчәктә аспирантурага укырга керү, медицина белемен, фельдшер-акушерлык пунктларын үстерү һәм студентларны Татарстан районнарына җәлеп итү өчен эшләү планлаштырыла.

Яна Мастрова Россия эчке эшләр министрлыгыгының  Казан юридик институты студенты  һәм уку белән бергә иҗтимагый эшчәнлекне актив алып бара. Ул – юстиция буенча Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы яшьләр хөкүмәте рәисе киңәшчесе, Татарстан Яшь гвардия активисты һәм студентлар лигасы президиумы әгъзасы. Федераль кампания форумнарында актив катнаша, республикакүләм лидерлар конкурсларында призлы урыннар ала.

Камил Вахитов А.Н. Туполев исемендәге техник университетның Әлмәт шәһәре филиалында белем ала. Үзен төрле юнәлешләрдә сыный.

Казан Кооператив институты студенты Виктор Петров балаларны режиссерлык эшчәнлеге аша укытуны планлаштыра.Ул үзе алты яшьтән грек-рим көрәше белән шөгыльләнә. Хәзер КВНда актив үсештә.  Волонтерлык һәм иҗтимагый эшчәнлектә.

Казан милли  тикшеренү технология университеты студенты Рәхмәтҗан Хәлилов уңышлы студент формуласын чыгарды. Формула спорт, иҗат, фән һәм иҗтимагый эшчәнлекне берләштерә. Рахматджон студентларның спорт клублары ассоциациясенең алтын аерымлык билгесенә ия. Иҗади конкурслар катнашучысы, Владимир Потанин исемендәге россиякүләм фонды степиндиаты.

Экспертлар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов,  Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мостафина, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы һөнәри белем бирү идарәсе җитәкчесе Андрей Федоров, Татарстан Республикасы студентлар лигасы президенты Руфат Кыямов, «Ел студенты -2020» конкурсы Гран-при иясе Дамир Нургалиев.

Конкурсантлар арасында дебатлар белән «Гран-при» номинациясенең сайлап алу этабы тәмамланды. Катнашучылар командаларга икешәр кеше бүленгән иде, аларның һәркайсына үз темасы билгеләнде. Шулай итеп, «Практик дәресләр теоретик лекцияләрдән файдалырак», «Бюджет форасында белем алучы  студентларга  контрактчы студентларга караганда эшкә урнашуда күбрәк өстенлекләргә ия булырга тиеш», «Белем алудан  тыш актив эшчәнлек  студентның өлгереш дәрәҗәсен һәм алган белемнәрен киметә» һ.б. темаларга бәхәсләштеләр.

Ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы ел студенты» республика премиясе оештыручылары – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлар советы ярдәме белән Татарстан Республикасыстудентлар лигасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International