Казанда урман һәм кеше турында «Леспублика» дип аталган фильм премьерасы үтте

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

Казанда Татарстан яшьләре төшергән «Леспублика» дип аталган әдәби-документаль фильм премьерасы үтте. Чара 12 гыйнварда 18.30да милли китапханәдә булачак. Сылтама буенча керү ирекле.

 Картина эчтәлеге урман һәм кеше мөнәсәбәтләре турында эзләнүләрне үз эченә ала. Фильмда төрле өлкәдә эшләүче 16 экспертның фикерләре тыңлана. Фикерләр түбәндәге сорауларга җавап бирү барышында үтте:

-Җәмгыятьтә урманның роле.

- Кеше һәм табигать гармониясе мөмкинме?

-Кеше хезмәте урманнарга һәм агачларга ничек ярдәм итә?

- Нигә бу һәр кеше өчен мөһим?

Фильмда Казан дәүләт федераль университеты, Казан дәүләт аграр университеты, урман хуҗалыгы ветераннары һәм хезмәткәрләре, дәүләт һәм муниципалитетлар экоактивистлары катнашты. Фильмда шулай ук экспертлар белән әңгәмәдә киләчәк тарихы да ачыла: кеше  яшәми торган планетада Җирнең соңгы кешесе тарафыннан урман  эзләве.

Фильм  трейлерын сылтама аша карарга була.  Сценарий авторлары – экоактивистлар Аммар Аль-Анси һәм Асия Васкез.

Фильм тулысынча Татарстан территориясендә төшерелде. Ул, авторлар әйтүенчә, республика табигатен һәм урманнарны саклау проектын яңача ача.

Идеяне тормышка ашыру Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм  «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International