Татарстан Республикасы «Мәгариф флагманнары. Студентлар» конкурсында гаризалар бирү буенча топ-10га эләкте

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

«Россия – мөмкинлекләр иле»  президент платформасы проекты – «Мәгариф флагманнары. Студентлар» бөтенроссия профессиональ конкурсына гаризалар кабул итү тәмамланды. Проект сайтында Россиянең 84 төбәгеннән 26 955 югары уку йорты студенты теркәлгән, шуларның 504е Татарстан Республикасыннан.

«Мәгариф флагманнары» студентлар трекы кебек яңа конкурслар барлыкка килү безгә бөтен ил буенча талантлы балаларның күп булуын күрсәтә. Биредә педагог һөнәре искәрмә түгел. Бүген укытучы бик киң күнекмәләр җыелмасына ия булырга тиеш, фән белеме генә түгел, бала белән аралашу психологиясе, остазлык, коллектив белән эшләү дә мөһим. Бу яшьләрнең университетларда алган белемнәрен күрсәтү генә түгел, ә бәлки конкурс хәрәкәтенә тулы канлы керү, булачак коллегалары белән танышу һәм теге яки бу юнәлешне бөтенләй яңа дәрәҗәгә чыгару мөмкинлеге дә киңәюе бик шәп. Катнашучыларның барысына да якты чыгышлар телим, без исә үз ягыбыздан ук балаларның киләчәге зур булсын өчен барысын да эшлибез», – диде Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев.

Конкурсның заявка кампаниясе 2021 елның 17 ноябрендә старт алды һәм 2022 елның 23 гыйнварына кадәр дәвам итте. Икенче этап 7 февральдә башлана һәм катнашучыларга дистанцион тест (функциональ грамоталылык, гомумкультура һәм фән тестлары) узарга туры киләчәк, аның нәтиҗәләре буенча ярымфиналчылар билгеләнәчәк.

Округ ярымфиналлары илнең барлык федераль округларында узачак. Шуннан соң конкурсантларны финал көтә.

«Мәгариф флагманнары. Студентлар» Россиянең 84 регионыннан 26 955 студент тапшырган. Конкурсантларның 78% - хатын-кызлар. Бер ел эчендә теркәүләр саны 2 тапкырдан артык - 2021 елда бездә 12 118 гариза булган. Бу конкурсның форматы катнашучыларга кызыклы булуын күрсәтә, студентлар анда шәхси үсеш мөмкинлекләрен күрә. Проект үсә, быелдан анда көллият студентлары да катнаша алды – алардан 2 870 гариза алдык, – дип сөйләде «Россия-мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Алексей Комиссаров. - Теркәлү саны буенча Чечен Республикасы (2 240 гариза) лидер булды, алга таба Свердловск өлкәсе (1 686 гариза), Санкт-Петербург (1 298 гариза), Мәскәү (1 195 гариза) һәм Волгоград өлкәсе (944 гариза) килә. Югары уку йортлары рейтингы Урал дәүләт педагогика университетын җитәкли, көллиятләрдән иң күп гаризалар «Санкт-Петербургның 8 нче педагогика көллияте»ннән килде.

Конкурс призерлары «Смена» һәм «Океан» Бөтенроссия балалар үзәкләрендә белем бирү программалары һәм стажировка узу мөмкинлеге, шулай ук ярыш партнерларыннан бүләкләр алачак.

Көллиятләр арасында гаризалар саны буенча лидерлар унлыгына «Әлмәт политехника техникумы» керде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр, финалистлар һәм ярымфиналчылар арасыннан берләшмә оештырылачак. Берләшмә әгъзалары «Мәгариф флагманнары. Мәктәп» конкурсында җиңүчеләр һәм экспертлар арасыннан остазлар белән эшләү мөмкинлеге алачак.Проект лауреатлары шулай ук «Сәяхәт кенә түгел» проекты кысаларында Россия буйлап туристик сәяхәтләргә бушлай бара алачаклар. Берләшмә әгъзалары

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International