2022 елның җәендә Кырымда Татарстанның талантлы балалары өчен лагерь эшли башлаячак

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

2022 елның иң мөһим вакыйгасы-Кырым Республикасында ел дәвамында эшләүче лагерьны эшләтеп җибәрү. Лагерь сменага 240 балага исәпләнгән. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

«Бу база Татарстан Республикасының сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү системасының иң мөһим үзәкләреннән берсе булыр дип ышанабыз. Аның концепциясе өч телле аралашу мохите булдыру, шәхесне һәрьяклап үстерү, сәләтле балаларга һәм яшьләргә һөнәр сайлауда ярдәм итүне үз эченә ала», – диде Тимур Сөләйманов.

Үзәк мәйданында «Сәләт» профильле лагерьлары һәм Татарстан Республикасының сәләтле балалар һәм талантлы яшьләре өчен сменалар, олимпиадага әзерлек буенча күчмә мәктәпләр, спорт федерацияләренең төрле юнәлешләре  буенча яшьләр җыеннары, семинарлар, симпозиумнар һәм башка проектлар тормышка ашырылачак.

2022 елның җәендә төрле юнәлешләр буенча профильле сменалар үткәрү планлаштырыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча сменаларның берсе мәгълүмати технологияләргә багышланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International