Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яшь галимнәр белән очрашты. Очрашу Казанның Е.К.Завойский исемендәге физика- техник институтында узды. Рөстәм Миңнеханов катнашучыларны Россия фәне көне белән котлады.«Безнең илебез фәннән башка болай алдынгы була алмавын аңлыйбыз. Бездә перспективалы яшь галимнәр бик күп. Миңа бүген яңа эзләнүләр турында сөйләделәр. Мин инде якын арада алар нигезендә тормышка ашырылача гамәли әйберләрне күрәм. Гомумән алганда, без фәнне алга таба үстерү буенча зур планнарыбыз бар»,- диде ул.
Татарстан Республикасы президенты республикада фәннәр академиясе үзәге төзү турында мәсьәлә тикшерелүе турында да билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук катнашучыларның сорауларына да җавап бирде.
Шулай итеп, Томск шәһәре белән синтетик биология һәм фармакология буенча яңа консорциум төзү турында тәкъдим яңгырады. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, регионнар арасында фәнни элемтәләрне ныгыту бик зур әһәмияткә ия. «Бер төбәк периметрында ябылырга ярамый. Без һәрвакыт партнерлар эзләргә тырышабыз, һәм бу эшкә бик теләп керешәчәкбез», - диде ул.
Казан дәүләт аграр университеты белгече авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү буенча мәгълүматлар базасы төзергә тәкъдим итте. Президент аның тәкъдимен хуплады. Андый платформа эшләү техниканы нәтиҗәлерәк файдалану мөмкинлеге бирәчәк дигән фикерен белдерде ул.
Республикабыз лагерьларында даими фәнни сменалар хисабына яшьләр арасында фәнне популярлаштыру турында да сөйләштеләр. Президент бу башлангычны хуплады: «Бу эшкә безнең студентларны, волонтёрларны тартырга кирәк. Бергә сменалар, форумнар оештыру кызыклы булачак. Югары уку йортлары потенциалын актив файдаланырга, укытучыларны җәлеп итәргә кирәк. Без бу юнәлешне тулысынча хуплыйбыз».