ТР Яшьләр эшләре министрлыгы яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасын федераль финанслау күләмен арттырырга тәкъдим итте

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча чараларны федераль финанслау күләмен арттырырга. ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов шундый тәкъдим белән Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте комитеты утырышында чыгыш ясады.

 «Россия Төзелеш министрлыгы нормативлары буенча 1 кв. м торак бәясенең ике тапкыр артуын исәпкә алга хәлдә (2021 елның IV кварталы) - 59 934 сум/кв. м, 2022 елның I кварталы),  ТР буенча – 96 108 сум/кв. м), шулай ук чират тәртибендә яшь гаиләләргә субсидияләр бирү тизлеген көчәйтү зарурилыгын аңлап,  РФ яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү мәсьәләсен системалы рәвештә үзгәртү өчен федераль финанслау күләмен арттыруны бурыч итеп күрәбез», – дип билгеләп үтте министр.

Шулай ук ведомство башлыгы яшь гаиләләргә дәүләт ярдәменең федераль программаларын һәм төбәк практикаларын илкүләм проектларга кертергә тәкъдим итте. Әйтик,моңа бәйле рәвештә,  «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты яки «Россия яшьләре» тармак федераль проекты кысаларына.

Тимур Сөләйманов үз чыгышында төбәкләр тәҗрибәсе буенча яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен процентсыз кире кайтару займнары форматында ярдәм итү буенча федераль программаны эшләргә тәкъдим итте. Мәсәлән, Татарстанда «Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында»гы закон гамәлгә ашырыла: яшь гаиләләр өчен торак бәясенең 60% ына кадәр процентсыз түләү 15 елга кадәр каралган. Ул шулай ук ел ярым элек старт алган һәм Дәүләт торак фонды белән бергә гамәлгә ашырыла торган «Яшь гаилә» социаль ипотека республика программасын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты: «Хәзер бу программа Татарстанның 34 шәһәрендә һәм районында инде гамәлгә ашырыла, 1700дән артык яшь гаилә программада катнаша, шуларның 1102се өр-яңа фатирларга күчкән. Яңа программа күпчелек яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирде-катнашучыларның 70% тан артыгы бюджеттан тыш сферада эшчәнлек алып бара. Яңа программа кабул ителгәнче, алар социаль ипотека шартларында торак сатып ала алмый иделәр».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International