Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә - Творчество мира и согласия»II төбәк этномәдәни студентлар фестиваленең Гала - концерты узды. Фестиваль инде икенче ел рәттән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә үткәрелә. Фестивальне оештыручылар-Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Идел буе спорт һәм туризм университеты.
Конкурс-фестивальдә катнашу өчен быел республиканың Казан, Әлмәт, Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән 97 гариза бирелгән иде. Фестиваль кысаларында конкурста катнашучылар-югары уку йортлары студентлары-Татарстан халыкларының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен чагылдыручы иҗади номерлар белән чыгыш ясадылар.
Чыгышлар вокал, хореография, инструменталь музыка, нәфис сүз юнәлешләре буенча узды. Быел катнашучылар үз чыгышларын Россия халыкларының мәдәни мирасына багышладылар.
Бүген гала-концертта җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Россия Дәүләт Думасы депутаты, Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, Татарстанның югары белем бирү оешмалары ректорлары советы рәисе вазифаларын башкаручы, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры вазифаларын башкаручы Вадим Дулат Алиев, «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты Руфат Кыямов, «Россия яшьләр берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан республика оешмасы рәисе Элькин Искәндәров котлады.
Фестивальдә катнашучыларны һәм милли бәйрәм кунакларын сәламләп, Марат Әхмәтов Республика студентларының үзара аралашуын, аларны берләштерү әһәмиятен ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, Россиянең, шул исәптән Татарстанның да киләчәге яшь буынның Ватанны, туган телне сакларга, үз халкына хезмәт итәргә әзер булуына бәйле.
«Фестиваль, һичшиксез, аның авторы Рафис Тимерхан улы ризалыгы белән, алга таба да дәвам итәр дип өметләнәм. Киләсе елдан фестиваль тагын да күләмлерәк булыр, күрәсең. Безгә әле бергә яшәргә, дус булырга. Әйдәгез, ана телен саклыйк һәм Татарстаныбызның алга таба да чәчәк атуы өчен бөтен көчебезне куйыйк», - дип өндәде фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны Марат Әхмәтов.
Казан дәүләт медицина университеты ректоры, үз чиратында, Татарстанда милли фестиваль рәвешендә яңа бәйрәм оештырыла, дип билгеләп үтте.
«Республикабызда әлеге күркәм гореф-гадәтнең үтә алуында бер дә шикләнмим. Республикада, илдә һәм дөньяда төп көч булырга әзер торган яшьләр берләшкән мондый төр фестивальләрне, бәйрәмнәрне уздыру бик кирәк. Ә бу төп көч булсын өчен, кешеләр, халыклар арасындагы дуслык көчен ныгытырга кирәк», - диде Алексей Созинов.
Җиңүчеләрне бүләкләү барышында, депутат Илдар Гыйльметдинов болай дип белдерде: « Башка мәдәнияткә карата бары тик хөрмәт, белем, аңлау, , гореф-гадәтләргә мәхәббәт аша гына үз мәдәниятеңне саклап калырга мөмкин. Әлбәттә, туган телләр мөһим урынны алып тора. Тел юк икән -халык та юк. Безнең республикада туган телне өйрәнү һәм саклау өчен зур мөмкинлекләр тудырыла. Мондый фестивальнең өлеше-мотивлаштыру, стимуллаштыру, кирәклеккә якынайту, туган телне өйрәнү. Бу бик мөһим. Теләсә нинди телгә сакчыл карашның аяныч нәтиҗәләргә китерүен күрәбез. Безнең республикада бу мөмкин түгел, чөнки без дус һәм тату яшибез».
Фестиваль идеясе авторы, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов журналистларга сөйләгәнчә, беренче, старт конкурсы пандемия шартларында оештырылган. Шул ук елны катнашучылар саны кискен артты. Ул Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенә конкурсның приз фондын арттыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
«Якынча 100 номер алдан карау өчен тәкъдим ителгән иде, һәм бүген без конкурс өчен уйланылган эшләрнең иң яхшыларын күрәбез – бу безнең зур ил халыкларының берләшүе. Алга таба да бу юнәлештә хәрәкәт итәчәкбез дип уйлыйм», - дип билгеләп үтте Рафис Борһанов.
Конкурс нәтиҗәләре буенча тәкъдим ителгән иҗади номерлар буенча җиңүче дип Казан дәүләт медицина университеты танылды. Икенче урын Идел буе спорт һәм туризм университетына бирелде. Виталий Гайнулла улы Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты иҗади лидерлар өчлеген тәмамлады.
Иң яхшы иҗат коллективларына дипломнар һәм уку йортларында халык иҗаты үсеше өчен акчалата сертификатлар тапшырылды.