Алла Кондратьева: «Кадрлар резервы. Татарстан Республикасы командасы»-ул яшьләр өчен мөмкинлекләр палитрасын күрергә ярдәм итүче корал»

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Бүген Казанда «Кадрлар резервы. Татарстан Республикасы командасы» республика проекты ачылды. Проект 2009 елдан башлап Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» Региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә тормышка ашырыла.

«Кадрлар резервы. Татарстан Республикасы командасы» киләчәктә республика проектлары һәм оешмалары командаларының потенциаль әгъзалары булачак  «кадрлар»ның төп компетенцияләрен үстерергә ярдәм итәргә юнәлтелгән.

Быел оештыру комитеты адресына Татарстанның 44 муниципалитетыннан 1266 гариза килгән. Гаризалар саны буенча Казан (497 гариза), Әлмәт (114 гариза), Яр Чаллы (83 гариза), Түбән Кама (39 гариза), Тәтеш районы (18 гариза) һәм башкалар лидер булды. Кандидатның уртача яше 22,5 ел тәшкил итте. Конкурс 1 урынга 12 кешене тәшкил итте.

Проектта сайлап алу этабы кысаларында барлык конкурс процедураларын уңышлы узган яшьләр катнашты. Эксперт комиссияләре тарафыннан Татарстан Республикасының 15 муниципалитетыннан 123 катнашучы сайлап алынды.

«Бу - 13 ел дәвамында барлыкка килгән уникаль проектларның берсе. «Кадрлар резервы» - ул үсеш турында. Республикада үсәргә һәм ярдәм алырга теләүче яшьләр бик күп. Һәм бу проект мөмкинлекләрнең бөтен палитрасын күрергә ярдәм итә торган корал булып тора. Күп кенә иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре бу юлны уздылар һәм әлеге проект ярдәмендә җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә башладылар», - дип билгеләп үтте Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева. Ул, шулай ук, үзе дә «Кадрлар резервы»н тәмамлаган булуын искәртте.

Проектны тагын бер тәмамлаучы - Татарстан Республикасы яшьләр үзәге директоры Валентин Шихобалов «Кадрлар резервы. Татарстан Республикасы командасы» проектынын ел саен катнашучылар өчен үзгәрә торган һәм модернизацияләнә торган проект, дип билгеләп үтте. Шуңа күрә ул юл ел саен уникальлеген саклый.

Үз чиратында «Иҗади яшьләр академиясе» президенты Никита Баталов проектның яңалыклары турында сөйләде. 2022 елда укулар өч төп юнәлеш буенча узачак:

− «Игелеклек» командасы: иреклелек өлкәсендә менеджмент-гражданнарның иҗтимагый-файдалы эшчәнлеккә җәлеп ителү дәрәҗәсен күтәрү, татарстанлыларның ирекле эшчәнлектә катнашу ихтыяҗын формалаштыру һәм тормышка ашыру өчен шартлар тудыру;

− «Патриот» командасы: патриотик проектларны тормышка ашыру – социаль әһәмиятле кыйммәтләрне, гражданлык һәм патриотизмны формалаштыруны һәм үстерүне тәэмин итә торган механизм булдыру;

− «Берләшмә» командасы: менеджмент өлкәсендә күнекмәләрне үстерү, идеяләр тирәсендә фикердәшләр бергәлеген формалаштыру, проблемалар яки продуктны формалаштыру, яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләү, яшьләр белән нәтиҗәле эшләү принципларына һәм механизмнарына өйрәтү.

Беренче көнне Open talk Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев һәм KazanExpress директоры Линар Хөснуллин белән узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International