Казанда Татарстандагы беренче «Авангард» хәрби-патриотик тәрбия укыту-методик үзәге ачылды

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Бүген Казанда «Патриот» яшьләрне спорт-патриотик һәм армиягә кадәр әзерләү республика үзәге базасында «Авангард»хәрби-патриотик тәрбиянең беренче укыту-методик үзәге ачылды. Татарстанда барлыгы шундый өч үзәк булдырылачак. Тагын ике үзәк Түбән Кама шәһәрендә һәм Чистай районнарында эшләячәк.

Чарада Татарстан Республикасы баш федераль инспекторы Виктор Демидов, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, ТР «Юнармия» бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте штабы башлыгы, «Татарстан Республикасы ветераннары берлеге» Республика сугыш ветераннары (инвалидлары) иҗтимагый оешмасы рәисе Александр Бородин, «Патриот» яшьләрне спорт-патриотик һәм армиягә кадәр әзерләү республика үзәге директоры Дмитрий Литвинов һ. б. катнашты.

Бүген үзәк базасында кадет мәктәпләре һәм «Адымнар» мәктәбе укучылары өчен җыеннар башланды.  Мондый биш көнлек җыеннар ел дәвамында узачак.

Илсур Һадиуллин мондый форматтагы җыеннарның ел саен узуын билгеләп үтте: «ОБЖ курсы кысаларында «Хәрби хезмәт нигезләре» модуле бар. Уку курсы расланды, без аны төп программа буенча расладык. Әлеге җыюлар программаның мәҗбүри элементы булып тора. Бу-тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә алган белемнәрне ныгыту».

Үз чиратында Алла Кондратьева 10 нчы сыйныф укучылары киләчәктә өч республика үзәге базасында җыеннар узачагын билгеләп үтте. «Бу традицион җыеннар. Шунысы мөһим, алар хәзер мондый уңайлы шартларда бушлай уздырыла. РФ Президенты Владимир Путин карары буенча, мондый үзәк Мәскәү өлкәсендә барлыкка килде. Беренче тест җыеннары укучыларга күчмә сменаларның бик кызыклы булуын күрсәтте. Аның 2009 елның 13 мартындагы Пр-443 номерлы һәм 2021 елның 18 октябрендәге Пр-1968 номерлы боерыгы нигезендә мондый үзәкләрне бөтен ил буенча тарату турында Карар кабул ителде. Бүген без Татарстанда «Авангард» хәрби-патриотик тәрбиянең беренче укыту-методик үзәген ачтык. Әлеге программа ярдәмендә үзәкләр нигезләнә торган мәйданчыклар ремонтланган һәм барлык кирәкле җиһазлар белән оештырылган. Үзәкләр системалы рәвештә яшьләргә патриотик тәрбия бирү белән шөгыльләнәчәк. Җәй көне бу үзәкләр базасында лагерьлар эшләячәк».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International