Марат Әхмәтов татар телен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән яшьләр проектларын хуплады

2022 елның 15 апреле, җомга

Бүген ТР Яшьләр эшләре министрлыгында татар телен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектлар авторлары белән очрашу узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев катнашты.

«Әгәр без татар телен саклап калуга юнәлдерелгән проектларыбызның яшьләр арасында популяр булуын телибез икән, бу проектларны без алар белән берлектә булдырырга тиешбез. Шулай итеп, аларның ихтияҗларын белү, кызыклы һәм актуаль чаралар әзерләү мөмкинлеге дә күбрәк булачак», - дип билгеләп үтте Марат Готыф улы.

Тимур Сөләйманов, үз чиратында, бу яшьләр өчен үз идеяләрен тормышка ашыру өчен тагын бер мөмкинлек, дип ассызыклады: «Безнең принципларның республика җитәкчелеге тарафыннан кабул ителүенә һәм безнең һәр проектыбыз яшьләр тарафыннан төзелүенә һәм гамәлгә ашырылуына без бик шат». Министр Марат Әхмәтовка ярдәме өчен рәхмәт белдерде, ә балаларга үз проектларын тормышка ашыруда уңышлар теләде.

Барлыгы 14 проект тәкъдим ителде һәм барысы да ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисеннән ярдәм алды.

Мәсәлән, URBANTATAR шәһәр берләшмәсе һәм Чаллы татар театрының яшьләр коворкингы җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәй Яр Чаллыда «UT FEST» беренче шәһәр фестивале үткәрергә тәкъдим итте. Көннәрнең берендә шәһәренең «Азатлык» үзәк мәйданы шәһәр халкын үзенә җәлеп итә торган урынга әвереләчәк: биредә татар альтернативасы концерты, заманча татар рәссамнары лабораториясе, урам экскурсияләре, тел лабораториясе һәм башка чаралар узачак.

«Чаллы һәрвакыт милли мәдәниятне үстерү флагманнарының берсе булды. Фестиваль яңа татар эшлеклеләрен берләштерергә мөмкинлек бирәчәк, шәһәрдә булдырылган яңа татар мәдәни продуктларын күрсәтү мәйданчыгы булачак», - дип билгеләп үтте проект җитәкчесе.

«Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе Татарстан буенча гастрольләрен дәвам итә. Режиссер Рәшит Заһидуллинның «ерак йолдыз яктысы» спектакле - театрның визит карточкасы.Республиканың мәдәни тормышына тагын да зуррак яшьләрне җәлеп итү максатыннан, «Созвездие - Йолдызлык» иҗади сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү Республика үзәгенең үсеш бүлеге җитәкчесе Таһир Исмәгыйлев әлеге спектакльне татар теленә дә тәрҗемә итәргә тәкъдим итте.

«Әйдә ШаяРТ» КВН Татар лигасы җитәкчесе Рамил Агдеевның «Шалт Мөхәммәтҗан» юмористик телевизион проекты Stand Up, миниатюралар, җырлар, импровизация жанрларында иң яхшы вәкилләр арасында ярышны күздә тота. Проект TMTV телеканалында чыгачак.

Yummy Music Лейбл җитәкчесе, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе резиденты, Tat Cult Fest фестивале продюсеры Ильяс Гафаров 2GIS кушымтасын татар телендә яңгыратырга, ә «Татар яшьләре форумы» МБОНЫҢ яшьләр оешмалары белән эшләү буенча белгече Ләйсән Фәхриева Казанның тарихи урыннарын белүгә юнәлдерелгән «Qazan Quest» квест - уенын үткәрергә тәкъдим итә.

Очрашуда катнашучылар барлык шәрехләүләрне исәпкә алып, үз проектларын тәмамларга һәм быел гамәлгә керешергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International