Татарстанда балалар лагерьлары җитәкчеләренең беренче интернациональ курсларын үткәрү планлаштырыла

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Бу елның октябрендә Казанда балалар лагерьлары җитәкчеләренең беренче интернациональ курсларын үткәрү планлаштырыла. Бу хакта Халыкара лагерьлар берлеге президенты Фәхреттин Гозет «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдерде. «Бу курс тәмамланганнан соң катнашучылар халыкара үрнәктәге сертификатлар алачак. Бу сертификатлар Россиядә генә түгел, дөньяның башка илләрендә дә лагерьлар, лагерь программалары белән җитәкчелек итү хокукын раслый. Бу Татарстан лагерьлары индустриясе өчен яхшы нәтиҗә бирәчәк», - дип билгеләп үтте халыкара лагерьлар берлеге президенты.

Ул республика лагерьларының инфраструктурасын һәм эчке эчтәлеген югары бәяләде. Татарстанның балалар ялын оештыручылар берләшмәсе бөтен дөньяда популярлаша бара, дип билгеләп үтте.

Үз чыгышында Фәхреттин газет бөтен дөньяда яшүсмерләр арасыннан 8%ы балалар лагерьларда ял итә, дип сөйләде. Лагерьлар саны буенча Россия беренче урында тора, аның карамагына 40 мең лагерь. «Татарстанда халык саны 4 млн. га якын булган республика балаларының ялын һәм сәламәтләндерүен оештыруда катнашучы 131 стационар база эшләве гаҗәеп нәрсә», - дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International