2022 елда балалар ялына һәм сәламәтләндерүгә республика бюджетыннан 1,7 млрд. сум бүлеп бирелгән

2022 елның 22 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Президентының даими ярдәме, балаларның ял һәм сәламәтләндерү программасы ел саен тотрыклы бюджет финанславы белән тәэмин ителә. Агымдагы елда планлаштырылган чаралар күләме 1,7 млрд. сум тәшкил итә, бу, узган елга караганда, 88,28 млн.сумга күбрәк. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов ТР балалар һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру буенча ведомствоара комиссиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.

Министр сүзләренә караганда, каралган чаралар кысаларында шулай ук балаларның бушлай ял итүе планлаштырылган.

«42 692 юллама тулы күләмдә республика бюджеты акчалары хисабына 535,6 млн. сум күләмендә тәэмин ителәчәк, шуның 219,5 млн.сумы ТЖСДА булган 11 818 баланы савыктыруга юнәлдереләчәк», - дип билгеләп үтте ул. - 5 меңнән артык бала Кара диңгез буендагы 4 балалар сәламәтләндерү лагерындә ял итә алачак, шулай ук «Артек» һәм «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәкләренә җибәреләчәк. Бу максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 136,2 млн. сум бүлеп бирелгән.

Кешбэк программасы турында сөйләгәндә, министр бүгенге көнгә 10 меңнән артык юллама сатып алынуын әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International