Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләймановның балалар һәм яшьләрнең сәламәтлеген һәм ялын оештыру турында ведомствоара комиссиянең киңәйтелгән утырышында ясаган доклады

2022 елның 22 апреле, җомга

 Хөрмәтле Ләйлә Ринатовна, Гозет әфәнде, президиум әгъзалары, хезмәттәшләр!

   Татарстан Республикасында соңгы биш елда балалар лагерьларында  ел саен ике йөз меңнән артыграк балалар һәм яшьләр ял итү мөмкинлеге ала. Гадәттәгечә, быелгы җәйдә 182 меңнән артык бала стационар һәм палаткалы лагерьларда, ял һәм хезмәт лагерьларында, шифаханәләрдә, көндезге лагерьларда, шулай ук Кара диңгез ярларында ял итәчәк. Бу Татарстанда яшәүче балаларның 48% дигән сүз. Безнең бурыч – балаларыбызны имин һәм сыйфатлы ял белән тәэмин итү.

   Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, гамәлдәге федераль законнар нигезендә, Министрлык Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан балаларның ял итү оешмалары реестрын формалаштыруны дәвам итә. 2022 елның апреленә реестрга 1268 оешма кертелгән. Балаларның ялын оештыру буенча район комиссияләренә, төбәкара реестрга кертү өчен, шул территориядә яшәүче балаларның ялын оештыру белән шөгыльләнүче барлык төр оешмалардан документларның тулы исемлеге белән тәэмин итүләрен сорыйм.

   Татарстан Республикасы Президентының даими ярдәме белән,  балаларның ял һәм сәламәтләндерү программасы ел саен тотрыклы бюджет финансы белән тәэмин ителә. Агымдагы елда бу чарага 1,7 млрд.сум планлаштырылган. Бу үткән елгы белән чагыштырганда, 88,28 млн.сумга артыграк дигән сүз.

   42692 юллама (2021 елда – 55721) тулысынча республика бюджеты хисабыннан  535,6  млн.сум күләмендә тәэмин ителәчәк, шуның 219,5 млн. сумы  авыр тормыш шартларында  булган 11818 баланы савыктыруга юнәлдереләчәк. 

    5000 артык артык бала Кара диңгез ярларында урнашкан 4 ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында ял итәчәк. Шулай ук Россиякүләм  «Артек» һәм «Орленок» балалар үзәкләренә җибәреләчәк. Бу максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 136,2 млн.сум акча бүленгән.

Балаларны һәм педагогик составны тиешле урынга алып бару үзәкләштерелгән, алар махсус «Балалар» тимер юл составларында, вокзалларда «яшел коридорлар» белән һәм бары тик билгеләнгән көннәрдә генә оештырылачак.

      Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзер балаларның һәм яшьләрнең  ял итү мөмкинлеге  күпкә уңайлырак. Менә икенче ел инде Россия Федерациясе территориясендә балалар ялы системасына ярдәм итүнең тиңдәшсез чарасы  - түләнгән юллама бәясенең 50% ын кире кайтару мөмкинлеге бар.

Бүген туризм буенча дәүләт комитеты белән берлектә, программаның 4 туроператоры билгеләнде. 18 балалар оешмасы мөстәкыйль рәвештә килеп кушылды.   2022 елда әлеге чарададан марттан 31 августка кадәр файдаланырга мөмкин. Шул ук вакытта балалар өчен юлламалар саны чикләнмәгән, ә программага стационар лагерьлар белән беррәттән палаткалы лагерьлар да кертелгән. Бүгенге көнгә 10 меңнән артык юллама сатып алынган инде.

Шулай ук балалар ялын оештыручылардан кешбек программасына гаиләләргә ярдәм итү өчен мөһим социаль чара буларак карауларын сорыйм.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Ләйлә Ринатовна Фазлыева рәислегендә Татарстан Республикасында балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру комиссиясе эше ведомствоара характер ала. Аның составында балаларның лаеклы ял итү гарантиясен тәэмин итүче ведомстволар да бар.

Без бу уртак эштә 4 төп приоритетны билгелибез: инфраструктура, эчтәлек, кадрлар, иминлек.  Шуларның һәркайсына аерым тукталырга кирәк дип саныйм.

Беренче -  комплекслы иминлек.

Бу – төп приоритет. Ул түбәндәге блокларны үз эченә ала:

янгын куркынычсызлыгы (Гадәттән тыш хәлләр министрлыгындагы хезмәттәшләребезгә ел саен балаларны эвакуацияләү буенча укыту-тренировка дәресләре, янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрүдә ярдәмнәре өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәбез).

- хезмәткәрләргә медицина тикшерүен оештыру һәм лагерьларда балаларга медицина ярдәме күрсәтүне тикшереп торуны тәэмин итү.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә госпитализацияләү беркетмәләре каралды, балалар лагерьларының район сырхауханәләренә маршрутлары һәм беркетмәләре эшләнде,  лагерь хезмәткәрләренең медицина тикшерүе үткәрелә.Һәр җәйге смена алдыннан Ковид-19 буенча тест үткәрү оештырылган. Балалар ялын оештыручыларның бурычы – район үзәк хастаханәсе белән тыгыз элемтәдә булу, тиешле чараларны тулы күләмдә гамәлгә ашыруны тәэмин итү.

Республика җитәкчелеге баланслы,  сәламәт туклану һәм эчәргә яраклы режимны оештыруга аерым игътибар бирә. Бу- бик мөһим мәсьәлә, аны Роспотребнадзор белән берлектә көн саен контрольдә тоту гамәлгә ашырыла. Әмма балалар лагерьларында азык-төлек продуктларын кабул итүнең гамәлдәге регламентына, шулай ук аларны кире кайтару өчен хокукый нигезләргә һәм намуссыз тәэмин итүчеләргә карата санкцияләргә карамастан, лагерьлар ел саен бу юнәлештә кыенлыклар белән очраша. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе хезмәткәрләре үз чыгышларында бу мәсьәләгә игътибар бирерләр дип уйлыйм. 

Бүген ведомствоара комиссиянең игътибар үзәгендә булган тагын бер мәсьәлә -  азык-төлекнең аерым категорияләренә бәяләрнең сизелерлек артуы(26%-30%),  ә балалар ялын оештыручылар гыйнвар-февраль бәяләре белән контракт төзегән.

Бу мәсьәлә буенча, Ләйлә Ринат кызы рәислегендә эшче төркем белән берничә утырыш үткәрелде.

Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта Татарстан Хөкүмәте тарафыннан, ведомстоара комиссия белән килешеп, бер генә тәэминатчыдан  дәүләт ихтыяҗлары өчен, товарлар сатып алуны җайга салучы карар кабул ителде (комиссия җитәкчесе Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары  Р.К.Нигъматуллин).

Шуның белән бергә, балаларны сәламәтләндерү лагерьларын азык-төлек белән тәэмин итү максатларында, хөрмәтле Ләйлә Ринатовна, әлеге карарга үзгәрешләр кертүне хупларга, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» акционерлык җәмгыятенең «Биржа мәйданчыгы» электрон сәүдә мәйданчыгында сайлап алу процедуралары нәтиҗәләре буенча билгеләнгән очракта, бер генә тәэминатчыдан азык-төлек сатып алуны рөхсәт итәргә тәкъдим итәбез. Хәзер бу документ ведомствоара килешүдә тора.

Хөрмәтле муниципалитет җитәкчеләре, балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру комиссияләре җитәкчеләре, Сездән азык-төлек куркынычсызлыгы мәсьәләсен ныклы контрольдә тотуыгызны, азык-төлек белән тәэмин итү, аларны әзерләү технологияләрен төгәл үтәүне ныклы контрольдә тотуыгызны сорыйм.

Быел, гадәттәгечә, балалар лагерьларында саклау чараларына зур игътибар бирелде. Россия Хөкүмәте карары нигезендә, министрлык тарафыннан  Росгвардия һәм муниципаль берәмлекләр белән берлектә,  лагерьларны категорияләү буенча эш оештырылды, куркынычсызлык  паспортлары расланды. Моннан тыш, сәламәтләндерү кампаниясе вакытында барлык бюджет лагерьлары шәхси сак предприятиеләре хезмәтләре белән тәэмин ителәчәк. Аның өчен республика районнарына өстәмә рәвештә 29,5 млн.сум җибәрелгән.

Шул ук вакытта, лагерьларда сак эшчәнлегенә хокук алучы юридик затларга карата да контрольне көчәйтергә кирәк дип саныйбыз, чөнки бу хезмәткә предприятиеләрнең пенсия яшендәге кешеләрне җибәрү очраклары да була. Сак хезмәтенә җибәрелгән хезмәткәрләрнең һөнәри компетенцияләренә таләпләрне көчәйтергә кирәк.

Ведомствоара комиссия эшендә тагын бер өстенлек – лагерьларның эш сыйфатын тәэмин итү.

 Без аңлыйбыз, лагерьда ял итүче бала башка балалар, әйдаманнар белән аралашу вакытында, лагерьда үткәрелгән күп төрле чараларда катнашу барышында, үзе өчен мөһим тәҗрибә туплый, аралашу күнекмәләре үсә, шәхес үсеше процессы  һәм кыйммәтле ориентирлар формалашу бара.

Агымдагы елның март аенда «Җәй» үзәге   «Татарстан Республикасында балаларның җәйге ялы турында әти-әниләр һәм балаларның фикерләре» турында тикшерү үткәрде. Лагерь тормышыннан сезгә нәрсә истә калды? дигән сорауга күп катнашучылар түбәндәге җавапларны бирделәр:

Яңа дуслар белән танышу – 25,2%;

Төрле бәйгеләрдә һәм ярышларда җиңү – 16,1%

Сәхнәдә һәм дәресләрдә уңышлы чыгыш ясау – 12,6% һәм 9,7%.

Балалар өчен лагерь – яңа дуслар табу, аралашу һәм үз-үзеңне күрсәтү. Ә без, үз чиратыбызда аңлыйбыз кыйммәте ягыннан лагерь, анда булу бик мөһим.

2021 елда лагерьда ял иткән балалар һәм аларның әти-әниләренең фикерен өйрәнеп, бүген профильле сменаларга ихтыяҗ зур булуын билгеләп үтәбез. Заманча ата-аналар баланы лагерьга җибәргәндә, баласының шәхес буларак үсешендә ярдәм итүләрен тели.Сыйфатлы туклану һәм куркынычсызлык белән беррәттән, сыйфатлы чаралар, мастер-класслар көтә.

Әти-әниләр шулай ук лагерьга бару баланың иҗади – 26,1%, спортта – 21%, аралашу -15,7, һәм интеллектуаль -13,6% сәләтләрен ачты дип билгеләделәр.

Хөрмәтле хезмәттәшләр, смена программасына тиешле игътибар бирүегезне сорыйм. Ул балалар һәм яшьләр өчен актуаль, кызыклы һәм файдалы булырга, республиканың, илнең ел тематикасын исәпкә алырга тиеш.

2021 елда Министрлык тарафыннан эшләнгән «Цифрлы гигиена» белем бирү модуле яшүсмерләр белән эшләүдә заманча алым һәм технологияләр үрнәге булып тора. Ул узган елда «Ял» үзәге балалар лагерьларында уңышлы сынап каралды, бу елда республиканың барлык балалар лагерьларында да тормышка ашыру өчен тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы  балалар ялы системасында бөтенроссия проектларын гамәлгә ашыру буенча актив эш алып барыла. 2022 елда «Мәдәният» милли проекты һәм Россиянең хәрби-тарихи эшчәнлеге кысаларында 12-17 яшьлек 1000 яшүсмер «Геройлар иле» лагеренда  катнашачак. Программа «Саулык» сәламәтләндерү комплексы базасында узачак.

Хөрмәтле хезмәттәшләр, без балалар лагереның зур социаль һәм профилактик эффектын,  вакытлы балалар коллективында тәрбия потенциалы кыйммәтен, балаларны әйдаманнар катнашында файдалы эшчәнлеккә җәлеп итү мөмкинлеген  аңлыйбыз. Бу юнәлештә ваклыклар булуы мөмкин түгел. Монда вожатый компетенциясеннән алып, балалар лагеренда кулланыла торган музыкаль һәм визуал материалга кадәр - барысы да мөһим.

 Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең методик эшләнмәләре нигезендә, бүген лагерьда балаларны сәламәтләндерүнең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләре – үсеш, гәүдә авырлыгы, мускул көче һ.б. бар, шуның белән бергә, бу күрсәткечләрне менталь сәламәтлек яссылыгында эффектлар белән тулыландырырга тәкъдим итәбез.

Ләйлә Ринатовна, әгәр сез хупласагыз,  әлеге юнәлеш буенча эшче төркем формалаштырырга һәм физик күрсәткечләрне генә түгел, ә менталь, эмоциональ сәламәтлекне исәпкә алып тулыландырырга тәкъдим итәбез.

Балалар ялының аерым һәм бик мөһим темасы – сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ялы. Андый балаларның сәламәт яшьтәшләре белән бергә җәйге шәһәр яны лагерьләренда ялын оештыру аларның коллективка өйрәнергә һәм аралашу күнекмәләре булдыруга ярдәм итә. Шуңа күрә без Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә инвалид –балалар республика иҗтимагый оешмасы исеменнән  узган ел махсус сменаларның яңа форматын тормышка ашыру мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерәбез. 2022 елда да без, бергәләп, бу эшне тиешенчә оештыра алырбыз дип ышанам.

Алдагы мәсьәлә – ИНФРАСТРУКТУРА

Сүз дә юк, балаларның ялын сыйфатлы итеп оештыруда инфраструктура зур роль уйный. Ул куркынычсызлыкны тәэмин итә, сменаның профилен тормышка ашыру потенциалын билгели.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Җәй - балаларга» лагерьларын яңарту программасы ярдәмендә без ил күләмендә чын-чынлап уникаль ял инфраструктурасы барлыкка килүен күрәбез.

«Җәй – балаларга» программасы кысаларында 2019 елдан 2021 елга кадәр 26 объектта 3,3 млрд.сумлык ремонт эшләре башкарылган. 2022 ел программасына 22 объект  кертелгән, шуларның 12се буенча проект эшләү, 10 лагерь буенча төзү – монтаж эшләрен башкару планлаштырылган.

Бүген без ТР Төзелеш министрлыгы белән бергә балалар лагерьларын төзекләндереп кенә калмыйча, сменаларны оештыручыларны да җәлеп итеп, лагерҗ сменасының ныклы циклы һәм профиле нигезендә тулы мохит формалаштырабыз. Шуларның берничәсенә тукталып үтик:

«Мирас-Наследие»  -  ул Яшел  Үзән   районында    Идел   ярларында   урнашкан  һәм  милләтара  бердәмлек  һәм  мәдәниятара  күптөрлелек  концепциясе  белән нигезендә  эшләүче  этомәдәни лагерь.  Бу лагерь балаларны  агымдагы елның кышкы каникулы чорында ук кабул итә башлады.  Бу юнәлеш программасына барырга теләүчеләр би күп, инде җәйге чорга ук юлламалар сатып алынган.

Биектау районында  волонтерлык хәрәкәте белән эшләүче  «Игелекле - Добрый» лагерен төзү  һәм ремонтлау дәвам итә.

2022 елда Кырым Республикасында  224 балага исәпләнгән ел әйләнәсе эшләүче, яңа лагерьның  эшли башлавы иң зур вакыйга  булып тора. Инде күптармаклы спорт комплексы , белем бирү үзәге, ашханә һәм йокы корпусы сафка басты. Үзәк  мәйданчыгында  яшьләр  һәм  балаларның  төрле  яклап үсешен  тәэмин  итүгә  юнәлтелгән  Татарстан  Республикасының  сәләтле балалары   һәм  талантлы  яшьләре  өчен профиль сменалары,  олимпиадаларга әзерләнү өчен күчмә мәктәпләр, яшьләр һәм балалар  спорт федерациясе  җыелмалары,  конкурслар,  семинарлар,  симпозиумнар  һәм башка  проектлар   эшләячәк.

Заманча инфраструктура ярдәмендә әлеге киңлектә катнашучылар өчен барлык уңайлыклар  һәм  мөмкинлекләр дә бар.

Өченче ел рәттән Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән балаларның  һәм  яшьләрнең ял һәм сәламәтләндерү учреждениеләренә керү юлларына реионтлана. Программаның еллык күләме – 250 мең сум. Бу эшне без Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгы белән бергәләп башкарабыз.  

Республика тәҗрибәсе  бүген  федераль  дәрәҗәдә  кирәк.  Бүген  без 2030 елга кадәр федераль үзәктән килгән коллегалар белән берлектә  Россия төбәкләрендә «Балаларның ял итү һәм аларны савыктыру объектларын торгызу һәм төзү» федераль программасын эшләүдә катнашабыз.

Хөрмәтле коллегалар!

Бүгенге көндә өстенлекле мәсьәләләрнең берсе – балалар ялын оештыруны норматив яктан тәртипкә салу.

Бүгенге көндә балалар ялын оештыру өлкәсенең вәкәләтле органнары үз эшчәнлегендә, оештыру-хокукый формаларына һәм милек рәвешләренә карамастан, төп норматив хокукый актларның актуальләштерелгән исемлегенә таянып эш итәргә тиеш. Әлеге исемлеккә 97 норматив-хокукый акт (карарлар, боерыклар, карарлар, күрсәтмәләр) керә.

Балалар ялының эшчәнлек төре буларак күптән эшли башлавына карамастан, хәзерге вакытта закон чыгару һәм оештыру планында кайбер кыенлыклар һәм каршылыклар бар.

Әйе, аларның кайберләре тора-бара яхшы якка үзгәрә. Шулай, мәсәлән, «балаларның ялын һәм аларны савыктыруны оештыру максатларында кулланыла торган», гражданнарның гомуми файдаланудагы су объектларына һәм аларның яр буе полосасына керүен чикләү турындагы сорау закон рәвешендә хәл ителде(2022 елның 1 июненнән).

Шул ук вакытта, күпчелек лагерьлар урман фонды җирлегендә урнашкан( Татарстанда 94тән 33 лагерь капиталь ремонт программасына эләкте).Урман фонды җирләрендә РФ Урман кодексының 41, 11, 103 маддәләре нигезендә капиталь төзелеш эшләре тыелган, шул исәптән коймалар, киртәләр да.

Әмма балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, балалар лагерының бөтен периметры буенча территориягә коймалар кору зарури.

Бу проблеманы Россия Федерациясе Урман кодексына балалар сәламәтләндерү лагерьлары өчен капиталь төзелмәләрне, шул исәптән коймалар куюны рөхсәт итүче үзгәрешләр кертү хәл итәргә мөмкин.

Балалар лагерьларын төзүгә килгәндә, шуны искәртеп үтәсем килә: 2007 елның 1 гыйнварыннан шәһәр төзелеше кодексы нигезендә, балалар ялы инфраструктурасы объектлары (шул исәптән лагерьлар) турыдан – туры экспертизага-күзәтчелек органнары (РПН, ГХМ, ЭЭМ һ.б.) бәяләмәсенә туры килми.Күзәтчелек органнары баланста тотучы объектны файдалануга тапшырганнан соң ук тикшерә. Бу исә балалар һәм хезмәткәрләрнең объектта булу куркынычсызлыгына турыдан-туры йогынты ясамыйча, күрсәтмәләргә, штрафларга китерә.Әлеге проблеманы хәл итү өчен күзәтчелек органнарының балалар ялы инфраструктурасы объектларының проект документларына үз эксперт бәяләмәсен биргән үзгәрешләрне кертү (2007 елга кадәр булган) булырга мөмкин.

Хөрмәтле Ләйлә Ринатовна, хөрмәтле коллегалар!

Докладымны йомгаклап, Татарстан Республикасында балалар ялы системасын үстерүне тәэмин итү буенча алда куелган бурычларны билгеләп үтәргә рөхсәт итегез.

1.      Лагерьлар эшчәнлеген системалаштыру.

Бүген Министрлык тарафыннан «Лето» РҮ белән берлектә «Балалар сәламәтләндерү лагерьлары эшчәнлеге стандарты» өстендә эш төгәлләнеп килә. Стандарт-балалар лагерьларын булдыру, үстерү һәм аларны җитәкләү буенча җитәкчелек. Биредә иң яхшы методикалар, практикалар, технологияләр тупланачак. Киләчәктә безнең бурыч-республиканың барлык лагерьлары эшчәнлеген стандартка туры китерү.

1.      Һөнәри берләшмәләр булдыру

Без кадрлар белән эшләү буенча иң яхшы халыкара һәм җирле тәҗрибәләрне өйрәндек, бүген исә ял һәм сәламәтләндерү системасының профессиональ берләшмәсен ныгытуга юнәлдерелгән чаралар берлеген тәкъдим итәргә әзербез. Алар арасында – һөнәри осталык конкурслары, квалификация үстерү һәм яңадан әзерләү курслары, стажировкалар, лагерьара иҗади фестивальләр, спартакиадалар, тәҗрибә һәм иң яхшы практикалар белән уртаклашу буенча семинарлар. (Слайд), бу һәр лагерь эшчәнлегендә сыйфатлы эшне шактый көчәйтер һәм профильле программалар арасында табигый конкуренциянең югары дәрәҗәсен тәэмин итә алыр дип ышанабыз.

1.      Тәрбия субъектларының горизонталь челтәр хезмәттәшлеге технологиясен кертү.

Җәйге ял программасын гамәлгә ашыруда безнең төп партнерларыбыз - муниципаль берәмлекләр. Һәр район, шәһәр һәм бистә эчендә традицион рәвештә балалар һәм яшүсмерләрнең мәшгульлеген профилактикалау һәм тәэмин итү бурычы тора. Бу юнәлештә мәгариф һәм тәрбия процессларында катнашучылар, районның социаль инфраструктурасының барлык субъектлары арасындагы үзара элемтә моделе нәтиҗәле булыра чыгарга мөмкин.

Лагерь - яшүсмерләр клубы - яшьләр үзәге – мәктәп – өстәмә белем бирү учреждениеләре, спорт секцияләре кебек субъектларның бердәм кырында үз белем бирү эшчәнлеге һәм тәрбия процессы белән бердәм принципларны һәм алымнарны кулланып, үсмерләр белән өзлексез бәйләнеш булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

1.      Балалар лагерын үстерүнең индивидуаль траекториясен эшләү.

Һәр лагерьның потенциалы зур. Лагерьның ял базасы гына булмавы әһәмиятле. Ул яңа тәҗрибә алу, ышаныч, иҗади, мәдәни, интеллектуаль һәм физик потенциалны үстерү өчен урын булырга тиеш. Лагерьның эшен берничә елга алдан планлаштыру, аның үсеш концепциясен эшләү, бу эшкә партнерларны, предприятиеләр һәм оешмаларны, шулай ук яшүсмерләрне җәлеп итеп, киңлекне программалаштыру мөһим.

Үз чиратымда, балалар ялын оештыручыларны активрак инициатива күрсәтергә һәм Росмолодежь агентлыгы, безнең министрлык линиясе буенча грант конкурсларына, балалар ялы программаларының федераль конкурсларына гаризалар бирергә чакырам. Форсаттан файдаланып, республиканың муниципаль берәмлекләренә 26 апрельдә яшьләр сәясәте муниципаль учреждениеләре арасында гомуми күләмдә 50 млн. сумлык грантлар конкурсына гаризалар кабул ителә башлаячагын искә төшерәсем килә. Сездә 2 миллионга кадәр ярдәм алу өчен яхшы мөмкинлек бар.

Балаларның ялын тиешле дәрәҗәдә уздыру өчен ел дәвамында күләмле эш алып барыла. Татарстан лагерьларының инфраструктурасы, эшне оештыру тәҗрибәсе белән башка төбәкләр һәм чит илләр дә кызыксына. Бу эш сезнең һәм безнең уртак хезмәтебез нәтиҗәсе.

Кадерле дуслар, хөрмәтле хезмәттәшләр!

Ел саен 200 меңнән артык бала ялын оештыру-гади генә бурыч түгел. Коры саннар, хисаплар һәм слайдлар артында – гаять зур коллектив эше. 24/7 режимындагы эш чын күңелдән, йөрәктән һәм кайчагында катлаулы шартларда да башкарыла.

Форсаттан файдаланып, сезнең һәркайсыгызга уртак эшебезгә тугры калуыгыз, көндәлек хезмәтегез һәм фидакарьлегегез өчен рәхмәт белдерәм! Аерым һәм үзгә рәхмәт сезгә, Ләйлә Ринатовна! Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International