Рөстәм Миңнеханов: «Бу елны гына да «Йолдызлык»та 60 меңнән артык, ә гомум вакыт эчендә - миллионнан артык бала катнашты»

2022 елның 23 апреле, шимбә

«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Созвездие-Йолдызлык» XXII ачык республика яшьләр эстрада сәнгатен фестиваленең йомгаклау Гала-концерты узды.

Нәкъ менә биредә проектның төп призы - Гран-при ияләренең исемнәре билгеле булды. Алар-Чаллыдан «Мизгел» җыр театры һәм Актаныш авылыннан «Ак инеш» бию ансамбле.

Сәхнәдән призерларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе котлады.

«Республикада 22 ел инде зур эш алып барыла. Аны хөрмәтле жюри һәм проектны оештыручылар алып бара. Бу фестиваль-безнең республиканың һәр торак пунктына барып, барлык талантларны табу мөмкинлеге. Быел гына да «Йолдызлык» та 60 меңнән артык бала катнашты, ә бу вакыт эчендә - миллионнан артык. Бәлки барлык бала да профессиональ артист була алмас, ләкин алар барысы да монда дуслар һәм бәһасез күнекмәләр тапты», - диде ТР Президенты.

Ул шулай ук фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Тумановка уникаль фестивальнең булуы һәм үсеше өчен аерым рәхмәт белдерде.

Моннан тыш, биредә милли традицияләрне саклаган өчен «Республика казанышы» махсус бүләгенә ия булучылар: Мамадыш шәһәренең «Лаборатория» хореография коллективы һәм Биектау авылыннан Адилә Зиннәтуллина игълан ителде.

Быел махсус приз беренче тапкыр гамәлгә куелды. Аның инициаторы ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле булды.

Махсус приз ияләре М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә коллективның юбилей концерты кысаларында аның белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга чакырылачак.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль хәрәкәтендә бөтен республикадан балалар катнашты. Балалар 10 зона этабында һәм суперфиналда катлаулы сайлап алу уздылар. Проектның йомгаклау этабына алты меңнән артык бала кертелде.

 «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International