Казанда Халыкара Изге Коръән укучылар бәйгесе башланды

2022 елның 17 мае, сишәмбе

үген Казанда Халыкара Изге Коръән укучылар бәйгесен ачу тантанасы булды. Изге Коръән бәйгесе Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы статусы  бирелгән шәһәрләрдә үткәрелә. Безгә кадәр бу бәйге Дакка, Доха, Фес, Шираз, Истамбул  шәһәрләрендә узды.  «Быел Казан ИХО яшьләр башкаласы статусы алды. Бу – уникал вакыйга. ИХОның яшьләр башкаласы программасы  кысаларында үткәрелә торган чаралар  арасында нәкъ менә Изге Корьән уку конкурсы белән  ачу  символик мәгънәгә ия. Бу чараларның барысы да бездә  Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу елында узуы бик мөһим», - диде Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Чарада катнашу өчен гаризалар кабул итү кампаниясе чорында Евразия һәи Африканың  25 иленнән  70  Һәм Россия төбәкләреннән 20 гариза кабул ителде.Сайлап алу этабында  чит илдән 30  һәм Россия төбәкләреннән 20 катнашучы  сайлап алынды. Конкурс онлайн һәм офлайн форматта үтә.

Катнашучы илләр: Буркина-Фасо, Египет, Индонезия, Пакистан, Бөекбритания, Уганда, Алжир, Төркия, Үзбәкстан, Таҗикстан, Палестина, Йәмән, Бәхрәйн, Чад, Нигер, Конго Республикасы, Ливия, Кот-д’Ивуар, Того, Гвинея, Катар.

Россия Федерациясеннән: Дагыстан Республикасы,Чечня Республикасы, Татарстан Республикасы, Башкортстан Республикасы, Кырым Республикалары.

 Катнашучыларны Ислам хезмәттәшлеге оештыручыларының яшьләр форумы генераль директоры Рәсүл Омаров сәламләде:

 «Конкурсның төп максаты - мөселман тәңгәллеген ныгыту, яшьләрне Коръән укырга кызыксындыру, аның әһәмияте һәм зирәклеге турында фикерләү».

      Катнашучыларның Коръән уку осталыгын берләшкән Гарәп Әмирлекләре   дәүләт башлыгының Коръән буенча комитет җитәкчесе Шәйх Мәэмүн Шәәбән Хәлил әр-Рәви рәислегендәге халыкара хөкемдарлар коллегиясе бәяләячәк. Шулай ук жюри әгъзалары арасында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Чечня Республикасы башлыгы киңәшчесе, «А.Кадыйров исемендәге «Путь» телерадиокомпаниясе директоры Адәм Шаһидов, Төркиянең иң зур «Чамлыҗа» мәчете имам-хатыйбыИсхак Даныш, Халыкара фикһ ислам академиясенең Фәтвалар идарәсе җитәкчесе, доктор Мөхәммәд Мостафа Шүәйд(Җиддә, Согуд Гарәбстаны), Төркия Республикасының Дин эшләре буенча Президиум әгъзасы, Коръән мүсхәфләренә күзәтү ясау һәм декламация советы әгъзасы Йәшәр Җүхәдәр бар.

«Конкурс ике көн дәвамында барачак. Россиядә ул әле беренче тапкыр үткәрелә. Катнашучыларны 5 жюри әгъзасы бәяләячәк. Алар дөрес һәм яттан укуга игътибар итәчәкләр», - диде Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, Коръәнне ир-атлар арасыннан – 3, хатын кызлардан – 3 иң яхшы укучы сайлап алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International