«Кайнар йөрәк»: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында яшь батырларны котладылар

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Яшьләр эшләре министрлыгында  «Кайнар йөрәк» Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт инициативалары җиңүчеләрен котладылар. Бүләкне Балтачтан дүрт яшь батыр алды. Алар: Йосыф Вәлишин, Кәрим Йосыпов, Ильяс һәм Илназ Ибраһимовлар. Алар, үз тормышларын куркыныч астына куеп,  янгын сүндерүдә ярдәм иттеләр. Очрашу барышында алар Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләймановка үзләренең мавыгулары, спортта һәм укуда уңышлары һәм киләчәккә планнары турында сөйләделәр.

Мәсәлән, Йосыф Вәлишин картинг белән шөгыльләнә. Ул Балтач районында картинг өчен трасса булуын тели. Кшрим Йосыпов чаңгы спорты белән мавыга, киләчәктә янгын сүндерүче һөнәрен сайларга тели. Бертуган Ильяс һәм ИлназИбраһимовлар милли көрәш белән шөгыльләнәләр, ярышларда катнашалар.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов кыю, батыр яшь геройлар тәрбияләгәннәре өчен әти-әниләргә зур рәхмәтләрен белдерде.  

Очрашу җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Шулай ук алар өчен УРАМ экстрим-паркы буенча экскурсия һәм спорт буенча мастер-класс үткәрелде. Лауреатларның дүртесенә дә «Орленок» россиякүләм балалар үзәгенең тематик 9 сменасында катнашу мөмкинлеге бирелде. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов балаларны һәр елның декабрь аенда үткәрелә торган республикакүләм чыршы бәйрәменә чакырды.

Исегезгә төшерәбез, «Кайнар йөрәк» инициативасы балаларда гражданлык, әхлакый һәм ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирүгә юнәлтелгән. Аның төп максаты: авыр тормыш хәлләрен җиңеп, кешеләргә риясызлык, битараф булмаган һәм актив гражданлык позициясе күрсәткән балалар һәм яшьләрне бәяләү, рәхмәт белдерү.  2022 елда тәбрикләүгә барысы 140 лауреат тәкъдим ителде.

Исегезгә төшерәбез: 2021 елның 17 маенда Балтач бистәсендә янгын чыга. Нәтиҗәдә кеше яши торган өй бөтенләй янып бетә. Кешеләргә ярдәмгә яшь геройлар килә.

Алар, үз тормышларын куркыныч астына куеп,   янгын сүндерүчеләргә ярдәм итәләр.  Илназ белән Ильяс бу вакытта бакчада эшлиләр һәм күршеләре йортыннан төтен чыгуын күрәләр. Шунда ук алар янгынны сүндерүчеләргә ярдәмгә йөгерәләр. Илназ янгын чыккан өй күршесендә яшәүче  әбигә иң кирәкле әйберләрен җыярга һәм өйдән чыгарга ярдәм итә, чөнки янгынның әби өенә һәм сарайга  күчүе мөмкин була.  Йосыф  белән  Кәрим  бу  куркыныч хәбәрне  ишетү  белән  йөгереп  килеп  җитәләр  һәм  ярдәмгә  ашыгалар.  Янгын сүндерүчеләр  килгәндә,  ике  йортның  яртысы  янган  була.  «Безгә  куркыныч янавы  турында  без  уйламадык,  чөнки  авыл  кешеләрен  һәм  йортларны сакларга  кирәк  иде», - дип уртаклаштылар балалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International