Татарстан көллиятләре студентлары Чиләбе шәһәрендә үткән «Россия Студентлар язы» фестивалендә иң яхшы дип бәяләнделәр. Гомуми зачетта Татарстан Республикасы, илнең 68 регионы арасында беренче урынга лаек булды.
Чиләбе шәһәрендә 3-5 июнь көннәрендә һөнәри белем бирү оешмасы укучылары арасында «Россия Студентлар язы» фестивале үтте. Фестивальдә Россиянең 70 төбәгеннән 2000 студент катнашты. Бу елда Татарстан делегациясе иң күп катнашучы буларак танылды. Республиканы 81 кеше тәкъдим итте.
«Россия Студентлар язы» XXX Россия фестивале нәтиҗәләре буенча төрле юнәлешләрдә 20 бүләк алды: «Медиа», «Мода», «Театр», «Арт», «Оригиналь жанр», «Бию», «Инструменталь», «Вокаль», «Төбәк программасы» һәм гомуми зачет.
«Төбәк программасы»нда Татарстан 2 урынны алды, ә гомуми зачетта
1 урынга лаек булды.
«Безнең яшьләребез Россиякүләм чараларда һәрвакыт лидерлар рәтендә булуына без бик сөенәбез. Студентларны бу уңышлары белән котлыйбыз. Һөнәри белем бирү оешмалары арасында үткән бу Студентлар язы - беренчесе. Бүгенге җиңү – безнең өчен зур дәрәҗә. Студентларыбыз өчен без бик шат», - дип билгеләде Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
Татарстан нәтиҗәләре түбәндәгечә:
«Бию» юнәлеше:
— 1 урын, «Эстрада биюе» — «Өч кыз туганнар», Adrenalin dance team;
— 2 урын, «Заманча бию» — «Бегущий от...», Adrenalin dance team;
— 3 место, «Заманча бию» — «Фикерләр дуэлы», Худова Евгения Ивановна.
«Инструменталь» юнәлеш:
— 1 урын, «Халык инструментлары» — «Адымнар», Самаркин Илья Николаевич.
«Театр» юнәлеше:
— 1 урын, «Кече формадагы Театр» — «Һәр яңгыр кайчан булса да туктый», «Абстракт фикерләү түгәрәге» иҗади берләшмәсе;
— 2 урын, «Эстрада монологы» — «Зоопаркта ни булды», Чекмарёв Алексей Александрович.
«Вокаль» юнәлеше:
— 1 урын, «Халык җыры» — «Ой, люли люли…», Бахтеева Алинә Рәуф кызы;
— 2 урын, «Авторлык җыры» — «...ever», Шакирова Камилә Рудольф кызы;
— 3 урын, «ВИА» — «Irresistible», Montic Arkeys;
— 3 урын, «Рэп» — «Сикер», Шәрипова Камилә Руслан кызы;
— 3 урын, «Эстрада җыры» — «Синнән башка», Насертдинова Алия Рустәм кызы;
— 3 урын, «Эстрада җыры» — «Shum», Әхмәтова Аделина Айдар кызы.
«Медиа» юнәлеше:
— 2 урын , SMM һәм социаль челтәрләрдә алга китеш (ВКонтакте)» — Александрова Валерия Владиславовна, Григорьева Виктория Владимировна, Чеверикина Славяна Сергеевна;
— 2 урын, «Фоторепортаж» — Хамматова Самира Ильгиз кызы;
— Махсус приз «Шәхси алгарыш», «Публикация» — Шаһиева Регина Рамил кызы.
«Арт» юнәлеше:
— 3 урын, «График дизайн» — Гатауллин Айрат Халим улы.
«Оригиналь жанр» юнәлеше:
— 3 урын, «Синтез-номер» — «Алга! Җиңү көтә!», Татарстан Республикасы стулентлары җыелма төркеме;
— Махсус приз «Жанр традицияләрен саклаган өчен», «Пантомима» — «Мин сине күрәм», «Бенефис» пластик драма студиясе.