Бүген Татарстанда яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга коммерцияле булмаган оешмаларга грантлар бирү буенча гаризалар кабул итү кампаниясе старт ала. Ярдәмнең максималь суммасы-500 мең сум.
«Республика яшьләре үз потенциалларын гамәлгә ашыра алсыннар өчен төрле мөмкинлекләр тудырыла. Шушы көннәрдә без Татарстан районнары һәм шәһәрләренең яшьләр сәясәте учреждениеләре арасында уздырылган грантлар конкурсына йомгак ясадык. Ә бу конкурс республикада яшьләр бергәлекләрен һәм оешмаларын үстерүгә юнәлдерелгән», - дип билгеләп үтә ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.
Конкурс ике номинация буенча үткәрелә: «Татарстан Республикасы халкы арасында наркоманияне профилактикалау» һәм «Патриотик тәрбия».
Гаризалар 26 июльгә кадәр кабул ителәчәк, нәтиҗәләр агымдагы елның 10 сентябрендә игълан ителәчәк. Проектларны тормышка ашыру 12 сентябрьдән башланырга тиеш, ә алар буенча хисап 28 декабрьгә кадәр тапшырылырга тиеш.
Гаризалар элктрон форматта Elvira.Murtazinaa@tatar.ru электрон почтасына Word (PDF) форматында, ә кәгазь вариантында Казан ш., Сафьян ур., 5, каб.103 адресы буенча кабул ителә.Эш вакыты - дүшәмбе-җомга көннәрендә 09:00 дән 18:00 гә кадәр, төшке аш 12:00 дән 13:00 гә кадәр.
Приз фондының гомуми суммасы 4,2 млн. сум.