Татарстан студенты «Атмосфера» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды

2026 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Яшьләр советы рәистәше, Россия Дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы студенты Светлана Еремова «Атмосфера» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. Анда илнең 89 субъектыннан биш йөздән артык яшь тикшеренүче катнашты.

Исегезгә төшерәбез, «Атмосфера» Бөтенроссия конкурсы – Россия Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан ел саен оештырыла торган чара. Чара сайлау хокукы һәм сайлау процессы өлкәсендәге эшләргә ярдәм итүгә, сайлаучыларның, сайлауларны оештыручыларның һәм сайлау кампанияләрендә катнашучыларның хокукый һәм сәяси культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән.

Светлананың тикшеренүе сайлау процессында нейрочелтәрләрне куллануны хокукый җайга салу һәм цифрлы технологияләрнең бик тиз үсүе шартларында Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукын яклау мәсьәләләренә багышланган.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә:

«Цифрлы технологияләрнең һәм ясалма интеллектның җәмәгатьчелек фикеренә һәм электораль процессларга йогынтысы сайлау көн тәртибендәге мөһим темаларның берсенә әверелә. Светлананың җиңүе – заманча сайлау системасы очраша торган чакыруларны профессиональ бәяләргә сәләтле яшь буын экспертларының һәм тикшеренүчеләренең зур уңышы».

Шулай ук Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Республика Яшьләр эшләре министрлыгына Татарстаннан килгән катнашучыларга ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Бөтенроссия конкурсындагы чыгышыннан алган тәэсирләре белән Светлана Еремова уртаклашты :

«Татарстан Республикасын федераль дәрәҗәдә тәкъдим итү һәм Россия Үзәк сайлау комиссиясенең конкурс комиссиясе тарафыннан югары бәя алу зур мәртәбә. Минем өчен бу алга таба да сайлау хокукы өлкәсендә фәнни эшне дәвам итү һәм яңа нәтиҗәләргә ирешү өчен зур мотивация».

«Атмосфера» Бөтенроссия конкурсы финалистларының эшләре белән «Гражданин. Сайлаулар Хакимият» махсус журналында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International