Вертолетный утравында «Эзләнү фронты» бөтенроссия эзтабарлар мәктәбе старт алды

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

Вертолет утравында «Эзләнү фронты» бөтенроссия эзтабарлар мәктәбен ачу тантанасы үтте. Анда илнең 19 төбәгеннән 200 кеше-Россиянең эзтабарлар хәрәкәте активистлары, шул исәптән, Татарстаннан 48 кеше катнашты.

Ачылыш тантанасында РФ Оборона министрлыгының Ватанны саклаганда һәлак булучыларның истәлеген мәңгеләштерү буенча идарә башлыгы урынбасары Андрей Таранов, ТР буенча федераль инспектор Дамир Мәрдәнов, ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева, ТР Спас районы башлыгы урынбасары Сергей Тюнев һәм Казан шәһәре Совет районы хәрби комиссары, «Юнармия» хәрәкәтенең төбәк бүлеге штабы башлыгы урынбасары Илһам Мидхәтов катнашты.

«Сезнең бурыч – сезгә ышанып тапшырылган хәтерне йөртү, биредә күпме белем алачагыгыз һәм сезнең белән эзләү экспедицияләренә чыгачак егет-кызларга ул белемнәрне ничек тапшыра алуыгыз бары сездән генә тора. Ватанны саклаганда һәлак булган батырларны искә алу һәм бу хәтерне мәңгеләштерү – безнең төп бурычыбыз. Бу эш һәр сугышчы һәм аның язмышы сезгә, туганнарына һәм Ватанга мәгълүм булсын өчен эшләнелә», - дип мөрәҗәгать итте эзтабарларга РФ Оборона министрлыгының Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Таранов.

Эзләнү отрядлары җитәкчеләрен һәм сугышчыларны бай программа көтә. Якын көннәрдә Россиянең эзләнү эшчәнлегендә әйдәп баручы белгечләреннән археологик, хәрби-тарихи һәм эзләнү буенча лекцияләр, семинарлар, гамәли дәресләр узачак. Түгәрәк өстәлләрдә эзләнү эшләрен оештырганда һәм үткәргәндә барлыкка килә торган проблемалы мәсьәләләр, Россия Федерациясенең эзләнү эшчәнлеге турындагы агымдагы законнары буенча фикер алышачаклар. Аерым блок булып эзләнү эшендә ДНК- идентификацияләр турындагы лекцияләр булачак.

«Эзләнү хәрәкәте зур һәм мөһим миссияне -тарихи хәтерне саклап калуны гамәлгә ашыра. Профессиональ мәктәпнең нәкъ менә Татарстанда югары дәрәҗәдә оештырылуына шатбыз», - дип белдерде ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.

Чара Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып үткәрелә.

Бөтенроссия эзтабарлар мәктәбе инде 8 тапкыр уза. Бу вакыт эчендә анда 2500дән артык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International