Бүгенге көндә 18 ил министрлыклары һәм ведомстволар җитәкчеләре, шулай ук халыкара оешмалар җитәкчеләре Казан Глобаль яшьләр саммитында катнашуларын раслады

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

27-30 август көннәрендә Казанда Глобаль яшьләр саммиты узачак, ул бер мәйданда ИХО илләренең яшьләр эшләре һәм спорт министрларын, ИХО илләренең гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчеләрен, генераль консулларын, яшьләр оешмалары лидерларын, яшьләр сәясәте белән шөгыльләнүче халыкара оешмалар вәкилләрен, фикер лидерлары, яшь эшкуарларны һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләрен җыячак. Бүгенге көндә 18 илдән яшьләр эшләре ведомстволары җитәкчеләре, шул исәптән Иран, Гыйрак, Пакистан, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Индонезия һ.б. илләреннән халыкара оешмалар җитәкчеләре үзләренең катнашуларын расладылар инде. Бу хакта «Россия сегодня» ХМАда узган матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов сөйләде.

«Саммит программасы өч төп юнәлештән тора. Беренчесе-яшь дипломатлар белән эшләү. Икенчесе-дәүләт дәрәҗәсендәге яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән эшләү. Өченче урында-ИХО илләренең яшьләр эшләре министрлары. Ягъни яшьләрнең үз - үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыручы кешеләр», - дип хәбәр итте Сөләйманов.

Саммитның көн тәртибенә биш төп тема кертелгән: яшьләр миграциясе, эшкуарлык, иминлек һәм яшьләрнең менталь сәламәтлеге, яшьләр арасында цифрлы трендлар, шулай ук социаль лифтлар һәм мөмкинлекләр тигезлеге», - дип өстәде министр.

Саммит белән бер үк вакытта, Казанда 26-30 август көннәрендә V Глобаль Яшь дипломатлар форумы узачак, анда 30га якын яшь дипломат катнашачак, дип белдерде Россия Тышкы эшләр министрлыгының яшь дипломатлар советы рәисе Константин Колпаков.

«Казанда узган форумда 30дан артык яшь дипломат катнашты инде. Бу безнең чарага чып-чын кызыксыну барлыгын күрсәтә. Ул «Дипломатия өчен яңа вакыт» дип аталачак. Сәясәттән читтә булган мәсьәләләргә күбрәк игътибар бирсәк тә, хәзер халыкара мөнәсәбәтләрдә бара торган глобаль  алга китешләргә дә кагылырбыз», - дип билгеләп үтте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International