2022 елда яшьләр сәясәте объектларын яңарту программасына 34 яшьләр сәясәте объекты кертелгән: Ринат Садыйков капиталь ремонт программаларын тормышка ашыруның барышын тикшерде

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков капиталь ремонт һәм реконструкция эшләре барган яшьләр сәясәте объектларын карады.

Шулай итеп, ул психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә, Әлмәттә, Түбән Камада, Казанда яшьләр үзәге биналарында, Биектау районы балалар лагерьларында булды.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан яшьләр сәясәте объектларын - яшьләр үзәкләре, яшүсмерләр клублары, балалар лагерьлары һәм аларга керү юллары, психологик-педагогик ярдәм үзәкләрен яңарту буенча биш программа гамәлгә ашырыла.

«Безнең инфраструктураны төрле яшьләр өчен кирәкле итү бурычы тора, шуңа күрә ремонт эшләре башлануга һәрвакыт яшьләр сәясәте объектлары концепцияләре турында фикер алышу бара. Функциональ заказчы булып яшьләр үзләре тора. Бу этапта без инде дизайн проектына туры килүен, материалларның сыйфатын, подрядчы оешмалар тарафыннан эшләрнең тиешле үтәлешен контрольдә тотабыз. Шул ук вакытта безнең эш төп өч мәйданчыкта алып барыла: инфраструктура һәм ремонт, кадрлар һәм программалар белән тәэмин итү. Болар барысы да яшьләр үзәкләре эшчәнлеге стандартына нигез булып тора. Хәзер мондый стандартларны без яшүсмерләр клублары һәм балалар сәламәтләндерү лагерьлары өчен эшлибез», - дип билгеләп үтте Ринат Садыйков.

10 лагерьда хәзер төзү-монтаж эшләре бара. Финанслауның гомуми күләме 1 млрд. сум тәшкил итә. Эшләр спорт мәйданчыкларын, медицина пунктларын һәм модульле корпусларны урнаштыруны, коммуналь челтәрләрне яңартуны, гамәлдәге корпусларны ремонтлауны күздә тота. Куркынычсызлыкка аеруча игътибар бирелә – контроль-үткәрү пунктларын комплектлау, территорияне киртәләү, видеокүзәтү системасын урнаштыру һ. б.

Исегезгә төшерәбез, өч ел эчендә 26 лагерьда 3,3 млрд.сумлык ремонт эшләре башкарылган.7 ел эчендә 162 яшүсмерләр клубында 700 млн сумлык ремонт эшләре башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International