Татарстанда балалар һәм яшьләр ялын оештыру буенча республика профильле программаларны карау бара

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

4-6 октябрь Лаеш районы «Волга» яшьләр үзәге базасында балалар һәм яшьләр ялының республика профильле программалары смотры уза.

Татарстан Республикасының балалар ялын оештыручылары, барлык ял формаларындагы балалар сәламәтләндерү учреждениеләрен, шулай ук өстәмә белем бирү учреждениеләрен, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларын, хосусый эшмәкәрләр 2023 елда балалар лагерьларында гамәлгә ашыру  өчен читтән торып игълан ителгән программаларны тәкъдим итәләр.

Исегезгә төшерәбез, 20 сентябрьгә кадәр гаризалар кабул итү эшләре барды. Аның нәтиҗәләре буенча 86 оешмадан 188 программа җыелды, шул исәптән 24 чатырлы лагерь программасы да. 

Катнашучыларны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков рәислегендә компетентлы эксперт комиссиясе тыңлаячак, аның составына балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия әгъзалары, Татарстан Республикасында балалар ялын оештыруны алып баручы министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, психологлар, практик педагоглар керәчәк.

«Безнең өчен балаларның лагерьда ял иткәндә үсешләре өчен бай тәҗрибә алулары, яңа һөнәрләр белән танышулары, яңа күнекмәләр үзләштерүләре, үзләре өчен яңа нәрсә өйрәнүләре мөһим. Шуңа күрә каникул вакытында профильле сменалар традицион рәвештә лагерьларда иң популяры булып кала. Мондый сменалар ел саен дәүләт ярдәмен ала. Моның өчен алар балалар ялы операторлары арасында профильле смена программаларының яклаулары барган конкурс сайлап алуларын уза. Безнең өчен игълан ителгән программаның фактик программага туры килүе бик мөһим. Шул максаттан смена нәтиҗәләре буенча безнең «Җәй» үзәге хезмәткәрләре ата-аналардан телефон аша сораштырулар үткәрә. Быел 40 меңнән артык кеше безнең белгечләр тарафыннан үткәрелгән сораштыруда катнашты», - дип ассызыклады ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International