«Вверх!» конкурсының 18 финалисты Татарстан министрлыклары һәм ведомстволарында стажировка үтте

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

«Вверх!» республика конкурсы ахырына якынлашты. Аның йомгаклары буенча 18 финалист Татарстан министрлыклары һәм ведомстволарында ике атналык стажировка узды, шулай ук КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә белем алу өчен сертификат алды. Бүген бүләкләү тантанасы булды.

 «Вверх!» кебек конкурслар ярдәмендә без Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтенә эшкә урнашу өчен кадрлар табабыз. Стажировка вакытында катнашучылар дәүләт хезмәтен эчтән карый һәм сайланган министрлыкта яки ведомствода эшне дәвам итә алалар», - дип билгеләп үтте ТР Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов.

Ябылу тантанасында ул финалистлар белән ачык диалог уздырды, анда аларга яшьләрнең һәм дәүләт хакимияте органнарының үзара хезмәттәшлеге, шулай ук, университетны тәмамлаганнан соң, яшь кешенең карьерасын төзү турында сөйләде.

 «Яшьләрне эш белән тәэмин итү -Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының өстенлекле максатларының берсе. 2022 елда, проект яңадан эшләнгәннән соң, оештыру комитеты адресына максималь күләмдә гаризалар кабул ителде, бу тагын бер кат эшкә урнашу темасының актуальлеген күрсәтә», - дип билгеләде ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мостафина.

2023 елда конкурс беренче тапкыр ике кат узачак: яз һәм көз вакытында. Шул рәвешле тагын да күбрәк яшьләр Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарында стажировка үтә алачак. Агымдагы елның августында «Вверх!» медиаплатформасы уңышлы гына үз эшен башлады, үсеш һәм күләмлелек шулай ук киләсе елда да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International