Аммар Хуссеин Татарстан Республикасының Ел волонтеры итеп билгеләнде

2022 елның 2 декабре, җомга

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Пирамида» мәдәни – күңел ачу комплексында узган «Игелекле Татарстан-2022» премиясен тапшыру тантанасында катнашты. Җиңүчеләрне профильле министрлык һәм ведомство башлыклары һәм урынбасарлары төрле номинацияләр буенча бүләкләде. Конкурс Гран-прие, шул ук вакытта республиканың Ел волонтеры исемен дә КФУның «Дәвалау эше» юнәлешендә укучы бишенче курс студенты Хуссеин Аммар Сафаулдиин яулады.

«Без сезнең ихтыяр көчегезгә, эчкерсезлелегегезгә, игелеккә, шулай ук гражданлыгыгызның чагылышына сокланабыз. Залда республиканың эре предприятиеләре вәкилләре дә, Татарстан халкына һәрьяклап ярдәм күрсәтүче, читтә калмаган шәхси эшмәкәрләр дә бар. Моның өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм!» - дип мөрәҗәгать итте тантанада катнашучыларга Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда иреклелек традицияләре тарихка барып тоташа. Моның ачык мисалы – Казан губернасының Зөя өязе Ключищи авылында туган Дарья Севастопольская. Илебез тарихында беренчеләрдән булып шәфкать туташларының берсе, ул Россия Кызыл Хач көрәштәше була.

«Бүген, махсус хәрби операция уздыру шартларында берләшергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә кирәк. Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләргә ярдәм итүче, махсус хәрби операция уздыру территориясендә гуманитар миссияләрдә катнашучы, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүче барлык ирекле ярдәмчеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Татарстан Республикасы сезнең белән горурлана!» - дип өстәде ТР Президенты.

ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов сүзләренә караганда, соңгы берничә елда Татарстанда да, бөтен Россиядә дә ирекле ярдәмчелекне үстерү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә. «Системалы эш безгә елына 30 мең волонтер үсешенә ирешергә мөмкинлек бирде, бүген ул 132 меңнән артык кеше. Һәр муниципаль районда волонтерлар штабы бар. Без коронавирус пандемиясе чорында игелек командасының кыйммәтен аеруча сиздек һәм хәзер безнең волонтерлар гуманитар штаблар эшенә булышалар. Бу хәрәкәттә күп кенә мәктәп укучылары катнашуы куанычлы хәл. Моны күреп, без башка ведомстволардагы коллегаларыбыз белән мәктәпләрдә ирекле ярдәмчеллекне үстерү программасын эшлибез, ул «Без эштә» дип аталачак», - дип ассызыклады Тимур Сөләйманов.

Министр билгеләп үткәнчә, волонтерлык шулай ук яшьләргә һөнәри юнәлеш бирүдә ярдәм итүче мөһим социаль институт булып хезмәт итә. Шул ук вакытта хәрәкәт яшьләрне генә түгел, өлкән буынны да үз эченә ала. Бу тагын бер кат волонтерлыкның кызыксыну гына түгел, ә яшәү рәвеше булуын раслый.

Җиңүчеләр һәм премия лауреатлары конкурс нәтиҗәләре буенча ирекле һәм иҗтимагый берләшмәләр, профильле министрлыклар һәм ведомстволар лидерлары булган экспертлар, шулай ук «Татарстан Республикасы иреклеләрнең мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы хезмәткәрләре тарафыннан билгеләнде.

Бүләкләр барлыгы 18 номинация буенча тапшырылды, алар арасында биш коллектив номинация («Бизнес», «Иреклелекне оештыручы», «Иәктәп ирекле отряды» һ.б.) һәм 13 индивидуаль номинация («Елның көмеш ирелесе», «Туризм өлкәсендә Ел иреклесе», «Мәдәният өлкәсендә Ел иреклесе», «#БезБергә » Гомумроссия үзара ярдәм акциясе кысаларында Ел иреклесе» һәм башкалар) бар.

 «Волонтерларның һәрберсе артында зур команда тора. Безнең юнәлешләргә һәм оешмаларга карамастан, без барыбыз да бер зур эш эшлибез – яхшылык тудырабыз. Гран-при алу өчен барлык кандидатлар да зур эш башкардылар. Бөтен премия дәвамында без бер – беребезгә ярдәм иттек»,-дип бүлеште Гран-при иясе Аммар Хуссеин. Ул волонтер-медиклар юнәлеше буенча җәен бер айга гуманитар миссиягә барып, яралыларга ярдәм итте. Моннан тыш, ул донор ролендә даими кан бирә.

Премия волонтерларның үзләре соравы буенча барлыкка килде, дип билгеләп үтте «ТР иреклеләр  мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин. «Бу премиядә иң мөһиме – кешеләр. Волонтерлык юнәлеше буенча проектларны лаеклы бәяләгән мәйданнар булды, әмма аерым кешенең казанышларын билгеләп үткән мәйдан әле юк иде», - дип аңлатты ул.

Җиңүчеләргә истәлекле сыннар, премия партнерларыннан бүләкләр, шулай ук халыкара стажировка мөмкинлекләре бирелде. Моннан тыш, бүген 19.00 сәгатьтән соң һәм иртәгә кцне буе  15 билбордта һәм «Ак Барс Арена» экранында  төнге 12.00дән Казанда төрле номинацияләрдә җиңүчеләрнең фотосурәтләре урнаштырылачак.

Татарстанда 2023 елның декабрь башына 132 меңнән артык волонтер исәпләнә. 1,2 меңнән артык ирекле оешма эшли. Республиканың һәр муниципаль районында волонтерлык штаблары бар. 12дән артык юнәлеш эшләп килә: «Җиңү волонтерлары», «Коткаручы волонтерлар», «Мин-ирекле эшләүче» социаль – иҗади хәрәкәте, «Волонтерлар-медиклар», Kazan Volunteers, «Чиста булачак» экологик хәрәкәте, инклюзив «Э-моция» һәм башкалар.

Волонтерлыкны үстерү – «Мәгариф» милли проектының төп юнәлешләренең берсе. Илкүләм проектлар 2019 елдан РФ Президенты Владимир Путин Указы буенча тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International