Татарстан Яшьләр министрлыгы 2023 елда формаль булмаган берләшмәләр белән эшләү буенча комплекслы программаны эшләтеп җибәрәчәк

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

2023 елда Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы формаль булмаган берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча комплекслы программаны башлап җибәрәчәк. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Ринат Садыйков хәбәр итте.

«Яшьләргә имин мохит формалаштыру-безнең өчен һичшиксез приоритет. Быел, Рәис Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, без формаль булмаган берләшмәләр белән эшләү буенча комплекслы программаны эшләтеп җибәрәчәкбез, аның аша әлеге аудиторияне уңай көн тәртибенә кертүне көчәйтәчәкбез», - дип билгеләп үтте ул.

Министр сүзләренчә, бу программа кирәклегенең зур күрсәткече, шул исәптән, Россиядә агымдагы ел башында социаль челтәрләр аша координацияләнгән һәм шәһәрләрдә тәртипсезлекләр тудыручы Яңа субкультураның барлыкка килүе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International