Язгы каникулларда балалар лагерьларында 15 мең яшь татарстанлы ял итәчәк

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Язгы каникулларда Татарстанның 20 районында 242 оешмада 15 меңгә якын бала ял итәчәк. Мәсәлән, 41 шәһәр читендәге сәламәтләндерү учреждениесендә 5 меңнән артык кеше ял итәчәк. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, көндезге лагерьда (мәктәп яны) 9 меңнән артык бала ял итәчәк. Программаларның куркынычсызлыгына һәм эчтәлегенә аерым игътибар биреләчәк.

«Балаларның иң югары дәрәҗәдә ял итүен оештыру-безнең мөһим өстенлекләребезнең берсе. Язгы каникул чорында без программаларның эчтәлегенә аерым игътибар бирәчәкбез. Агымдагы ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан педагог һәм остаз елы, Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Бу темалар лагерь чараларында чагылыш табачак. Ата – аналары мобилизацияләнгән балалар белән эшләүгә аерым игътибар биреләчәк – аларны стационар лагерьларда 25 кеше һәм мәктәп яны лагерьларында 148 бала ял итәчәк, авыр тормыш хәлендә калган балаларга – 679», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Балалар лагерьларында һәр көн Россия һәм Татарстан Дәүләт флагларын күтәрүдән, шулай ук гимннар башкарудан башланачак. Бүген бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә. Лагерьларда бу темага да чаралар уза.

Язгы смена программалары профиле дәүләт яшьләр сәясәтенең төп өстенлекле юнәлешләренә туры килә. Алар арасында гражданлык-патриотик, мәгълүмати-технологик, физкультура-спорт, лингвистик, социаль-педагогик юнәлештәге сменалар бар.

Чаралар Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының халык алдында формалаштырылган максатларына һәм бурычларына ирешү кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International