Татарстанның якынча 1,5 мең студенты бушлай эшче һөнәрләр ала

2023 елның 14 апреле, җомга

Татарстанда Студентлар отрядлары өчен һөнәри белем бирүнең язгы этабы башланды. Аның кысаларында өстәмә һөнәрне 1,5 меңгә якын укучы бушлай алачак.

«Татарстанда яшьләрнең 61 һөнәрнең берсен бушлай үзләштерү мөмкинлеге бар, аннан соң студентлар отрядлары составында эшкә урнашу гарантияләнә. Студентлар төрле һөнәрләр буенча белем алалар: электромонтер, ташчы, юл эшчесе, официант, тракторчы – машинист, сыйфат контролеры, эретеп ябыштыручы, слесарь, монтажчы, тегүче, электромонтажчы һәм башкалар. Бу максатка федераль бюджеттан 19,3 миллион сумнан артык субсидия бүлеп бирелгән», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Эшче һөнәрләр буенча белем бирү Яшьләр Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Буа, Зәй, Алабуга, Лениногорск, Арча, Бөгелмә, Лаеш, Чистай, Кукмара, Чүпрәле һәм Апасның 25 уку йорты базасында үтәчәк.

2023 елда һөнәри белем бирү программасын студентлар отрядларының 35000нән артык катнашучысы үзләштерәчәк.

Түләүсез укудан тыш, студентлар отрядлары әгъзалары җәйге һәм кышкы каникуллар чорында эшләргә, идарә тәҗрибәсе алырга, аралашу даирәсен киңәйтергә, шулай ук Россиянең төрле почмакларын күрергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, язгы этаптан тыш, уку ел дәвамында бара, тулырак мәгълүмат Татарстанның Студентлар отрядлары төркемендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International