Бу елны җәйдә лагерьларда Татарстаннан 170 меңгә якын бала ял итәчәк

2023 елның 23 мае, сишәмбе

Җәйге каникул чорында Татарстаннан 168 233 баланы әзерлекле ял формалары белән җәлеп итү планлаштырыла. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.

Министр сүзләренә караганда, барлык ял итү формаларында 1523 лагерь эшли: 82 205 кешене колачлый торган 128 шәһәр читендәге стационар лагерь, шул исәптән 7700 кешене колачлый торган ТР сәламәтлек саклау министрлыгы линиясе буенча дәвалану белән 12 шифаханә-курорт ял итү оешмасы; 5 300 кешене колачлаган Кара диңгез яр буенда урнашкан 4 лагерь; чатыр  тибындагы 46 лагерь - гомуми колачы 12 529 кеше; Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы линиясе буенча 1345 мәктәп яны көндезге лагерьлары - гомуми колачы 68 199 кеше.

«Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җәйге чорда республика бюджеты акчалары хисабына 34 меңгә якын юллама тулы күләмдә тәэмин ителәчәк. Алучылар арасында авыр тормыш хәлендә калган, реабилитациягә һәм тернәкләнүгә мохтаҗ балалар, шулай ук сәләтле балалар, олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары бар. Хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге яшьтәге балалар гражданлык-патриотик юнәлештәге лагерьларга һәм мәктәп укучыларына хезмәт һәм ял лагерьларына бушлай юлламалар алачак», - дип өстәде Ринат Садыйков.

Программаларның эчтәлегенә аерым тукталып үтте. Министр сүзләренчә, лагерьда ял итү өчен инде күптән билгеле бер таләпләр бар: һәр ата-ана баланың лагерьда вакытын файдалы уздыруын, яңа белемнәр, файдалы күнекмәләр алуын тели. Нәкъ менә шуңа күрә Татарстанда балалар ялы системасы дәүләт яшьләр сәясәтенең төп өстенлекле юнәлешләре – гражданлык-патриотик, мәгълүмати-технологик, спорт, табигый-фәнни, сәнгать-иҗат, социаль-педагогик, лингвистик һәм башкалар буенча профильле сменалар форматында тормышка ашырыла.

«Мондый юнәлешләр Хәзерге балаларның мәнфәгатьләрен исәпкә ала һәм аларга үз һөнәрләрен үстерү мөмкинлеген тәкъдим итә, һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләсен хәл итә», - дип ассызыклады ул.

Ринат Садыйков ял сыйфатының тагын бер мөһим өлеше дип кадрлар әзерләүне – аларның компетенциясен, тәҗрибәсен, актуальлеген һәм мотивациясен атады.

Бу мәсьәләне хәл итү өчен республикада балалар ялы өчен педагогик кадрлар әзерләү буенча системалы эш алып барыла. Яшьләр эшләре министрлыгы «Җәй» республика үзәге белән берлектә Республиканың балалар сәламәтләндерү лагерьлары хезмәткәрләре өчен укыту семинарлары, практикалар оештыра. Программаны кадрлар белән тәэмин итү максатыннан, җәйге сәламәтләндерү сезонына әзерлек вакытында 1800гә якын әйдаманны укыту оештырылган.

Министр шулай ук гражданнарны, ял оештыручыларны мәгълүматлаштыру максатыннан кайнар линия телефонының җәйге сәламәтләндерү кампаниясе (843 207-28-73) турында тәүлек әйләнәсе эшләве оештырылуын искәртте. Моннан тыш, социаль челтәрләрдә, ял һәм сәламәтләндерү оешмалары сайтларында сменалар турында мәгълүмат урнаштыру оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International