Яшь татарстанлылар RE’ACTOR арт-резиденциясеннән бушлай ярдәм ала алачак

2023 елның 6 июне, сишәмбе

Reactor Арт-резиденциясе 2023 елгы иҗат эшлеклеләренә бушлай ярдәм программасына теркәлү ачты: гаризалар 30 июньгә кадәр кабул ителә. Программа белән тулырак танышу һәм гариза бирү өчен сайтка үтәргә кирәк.

Ярдәм программасы — иҗади проектлар, продуктлар һәм чаралар ясаучылар өчен бушлай белем бирү программасы. Резидент үз проектларын идеядән әзер прототипка, иҗади продуктка яки иҗади бизнеска кадәр тормышка ашырырга мөмкинлек ала.

«Быел ярдәм программасы өченче тапкыр узачак. Безнең бурыч — аны ел саен яхшырту, шуңа күрә быел без яшьләр арасында программа өчен актуаль юнәлешләрне ачыклау өчен сораштыру үткәрдек. Быелгы төп аерма-иҗади балаларның кайда яшәвенә карамастан, онлайн-форматта белем бирү модулен узу. Киләсе этап- төрле юнәлештәге балалар бер-берсе белән иркен шартларда таныша алыр өчен иҗади глэмпингта оффлайн модуль булдыру. Безгә быел резидентлардан һәм аларның үзара хезмәттәшлекләреннән сыйфатлы нәтиҗәләр күбрәк булуы мөһим», - дип белдерде RE’ACTOR арт-резиденциясе җитәкчесе Кәдрия Бугрова.

Быел ярдәм программасы өч этаптан тора: июль аенда онлайн– модуль, резидентларны сайлап алу, белем бирү программасының көндезге модуле, проектлар өстендә практик эш һәм «ГОРОД-reactor» Бөтенроссия креатив индустрияләр фестивалендә катнашу. Хәзер биш юнәлеш буенча теркәлү ачык: фотография, медиа, пластик сәнгать, заманча сәнгать һәм мода һәм дизайн.

Мәсәлән, фото лабораториясе кысаларында катнашучылар, куратор һәм чакырылган экспертлар белән берлектә, идеядән алып тормышка ашыруга кадәр төшерүнең бөтен юлын чишәчәкләр. Пластик сәнгать лабораториясендә программа яшь хореографлар белән пластик спектакльләр өстендә эшләргә юнәлдереләчәк.  Медиа лабораториясенең максаты катнашучыларда медиа базарның эшчәнлеген федераль һәм локаль дәрәҗәдә ачык аңлауны формалаштыру. Мода һәм дизайн лабораториясендә катнашучылар диджитал форматта Татарстанның дизайн-коды өстендә эшләячәк. Заманча сәнгать лабораториясендә катнашучылар кураторлар белән бергә эскиздан алып төркем күргәзмәсенә кадәр бөтен иҗади процессны узачак.

Проект яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Проектның партнерлары булып ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Таврида» Арт-кластеры, «YOUR YOOL» проекты, «Замороженная конина» арт-төркеме һәм Enter интернет-журналы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International