Әзербайҗан кызы «Дөнья энҗесе-2023» таҗына ия булды

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

Казанда студентларның «Дөнья энҗесе-2023»   матурлык һәм талант фестиваль –конкурсы финалы үтте. Быел бу конкурска 15 илдән 36 гариза тапшырылды. 14 ил вәкиле  финалга үтте. Катнашучылар арасында Татарстан югары уку йортларында белем алучы чит ил студентлары да бар иде.   Конкурс 6 этаптан тора:  сайлап алу, «Ватан, мәхәббәт, тынычлык»  мелодекламация лабораториясе, мәктәптә кунакчыллык дәресләре,    «Полимәдәни мохиттә нәтиҗәле аралашу»  темасына семинар дәрес,   дөнья халыкларының  традицион орнаментларын  тукымаларга төшерү буенча мастер-класс  һәм финал.

Конкурс нәтиҗәләре буенча  «Мисс  Дөнья энҗесе-2023» титулына Әзербайҗан кызы Камилә Алескерова лаек булды. Җиңүче кыз сүзләре буенча, ул әлеге җиңүгә 10 ел әзерләнгән һәм хыялын тормышка ашырган.

«Мин  тамашачыларны да туган илем  атмосферасына  кертә алуыма бик шатмын.  Иҗат номеры аша мин  Әзербайҗанның  бөтен колоритын күрсәтергә генә түгел,  ә туган җиремнең   матурлыгын  аларның да тоюын теләдем», –диде Камилә.   Ул үз командасына,    «Созвездие-Йолдызлык»  арт-резиденциясе артистларына,  Казандагы әзербайҗан диаспорасына, KavkazStyle бию ансамбленә ярдәмнәре өчен рәхмәтләрен белдерде.

Конкурска нәтиҗәләр ясау «Сәйдәш» мәдәни  үзәгендә үтте. Визиткалар конкурсында кызлар жюри әгъзалары каршына милли киемнәрдә чыктылар, ә презентаия ярдщмендщ ъзлщре яраткан  милли ризык белщн таныштырдалар.  Иҗади этапта алар үз милләтләренең мәдәнияте  аның үсеше турында сөйләделәр. Интеллектуаль конкурс кысаларында үзләренең эрудицияләрен, сәләтләрен һәм иҗадилыкларын күрсәттеләр. 

 Финалистларның иҗади номерлары кичәнең иң югары ноктасы булды. Кызлар җыр, биюдә һәм  театраль күренешләрдә  осталыкларын күрсәттеләр, халык  музыкаль уен коралларында уйнадылар.

Конкурсантларны сәламләү  сүзе белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова чыкты: «Татарстанда  дөньяның төрле халыклары дус һәм тату яши. Мондый конкурслар Татарстан студентлары арасындагы милләара дуслыкны тагын бер кат раслый.  Министрлык мондый проектларны  һәрвакыт хуплый, ярдәм итә һәм  яшьләргә үз талантларын күрсәтергә, мәдәниятне, халыкның милли йолаларын, гореф-гадәтләрен, традицияләр сакларга мөмкинлек бирә».

Кызларның талантын, сәләтен, иҗади номерларын, презентацияләрен, визиткаларын компетентлы жюри бәяләде. Аның  составында түбәндәге шәхесләр бар иде: балалар һәм яшьләр   эшләре   комитеты   рәисе   Алия   Заһидуллина,    Иҗтимагый палата   рәисе   урынбасары  Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе рәисе  Тимур Кадыйров, Халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты Татьяна Ефремова, Татарстан Республикасының атказанган артисты, педагог-хореограф Алексей Егоров, Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Мисс Татарстан 2023» конкурсы җиңүчесе   Рамина Пронина,  «Мисс Казан 2023» титулы иясе Екатерина Морозова,  Казанда   Keratin Center уку үзәгенә нигез салучы  Вера Александрова.

Тимур Кадыйров һәр катнашучының конкурста финалга барып җитү  өчен зур һәм нәтиҗәле хезмәт куюын билгеләде.

Җюриның эш нәтиҗәләре буенча номинацияләр һәм титуллар түбәндәгечә:

I Вице-мисс Дөнья энҗесе – 2023 – Уткарша Ране, Һиндстан  Республикасы

II Вице-мисс Дөнья энҗесе – 2023 – Мария Арутюнян, Әрмәнстан Республикасы

Мисс нәфислек – Хесел Гарлыева, Төркмәнстан    

Мисс артистлык һәм  Мисс тамашачы  симпатиясе – Камилә Алескерова, Әзербайҗан Республикасы      

Мисс дуслык– Татьяна Смолина, Белоруссия Республикасы      

Мисс интеллект – Митха Африда  Кхаирунниса, Индонезия      Республикасы

Мисс сөйкемлелек – Ирма Хайдарпашич, Черногория

Мисс креативлык – Мирада Наурузбаева,  Казахстан  Республикасы   

Мисс грация – Батчимэг Нэргуй, Монголия    

Мисс үзенчәлеклелек– Шахерезада Курбанова, Үзбәкстан  Республикасы

Мисс игелеклелек – Тан Цзыцзюнь, Китай Халык Республикасы

Мисс интеллигентлык – Александра Дашидоржиева, Бурятия Республикасы

Мисс игътибарлылык – Нисо Рустамова Нисо, Таҗикстан       Республикасы

Мисс тапкырлык– Айбийке Асан кызы, Кыргызстан    Республикасы

Мисс илһам – Мария Арутюнян, Әрмәнстан    Республикасы

Мисс елмаю – Уткарша Ране, Һиндстан Республикасы   

Исегезгә төшерәбез: конкурс 2009 елдан җирле үткәрелеп килә.

Конкурсны оештыручылар булып Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән Казанның Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International