7-10 декабрь Казанда «МАКСАТ» татар яшьләре лидерының XV мәктәбе узачак, анда Россиянең 19 төбәгеннән татар иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре җитәкчеләре һәм активистлары киләчәк.
Алар арасында Әстерхан өлкәсе, Волгоград өлкәсе, Мәскәү шәһәре, Краснодар крае, Киров өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Новосибирск өлкәсе, Пермь крае, Башкортостан Республикасы, Мордовия Республикасы, Удмуртия Республикасы, Чувашия Республикасы, Самара өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Тверь өлкәсе, Төмән өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Чиләбе өлкәсе һәм Татарстан Республикасы.
Мәктәп программасында шәхси үсеш буенча тренинглар, проект эшчәнлеге һәм команда эше буенча түгәрәк өстәлләр, интцияләр һәм интенсивлар, ораторлык осталыгы һәм халык алдында чыгыш ясау буенча мастер-класслар, заманча эш ысуллары (нейросеть, ясалма интеллект һәм IT-технологияләр), «Рәвеш» проекты кысаларында милли киемдә фотосессия һәм видео төшерү, ДТМ лидерлары белән стратегик сессияләр бар.
Программаның бер өлеше «Буыннар диалогы: уңышлы хезмәттәшлек перспективалары» дигән гомуми исем астында Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясенең укыту семинары белән берлектә узачак. Йомгаклау чарасы яшьләр проектларын яклау булачак.
Чараны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән «Идел» яшьләр үзәге оештыра.