«Сез монда белем алу өчен килдегез»: Казанда «Кадрлар резервы» проектының 15 нче сезоны башланды

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

Казанда  «Кадрлар  резервы» проектының 15нче сезоны башланды. Анда Татарстанның төрле шәһәрләре һәм районнарыннан, шулай ук илнең башка төбәкләреннән 110 кеше катнаша.  Иң беренче чара – ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков белән очрашу. 

«Иң беренче шуны әйтәсе килә: сез үз үсешегездә зур адым ясадыгыз: «Кадрлар резервы» конкурсының  икенче (көндезге) этабына үттегез. Шулай итеп, сез үзегезнең көндәшлеккә сәләтле булуыгызны күтәрәсез. Сез монда белем күтәрергә, аралашуның  яңа контактларын, форматларын һәм күнекмәләр   булдырырга килдегез. Катнашучылар арасында төрле шәһәрләрдән, компанияләрдән, югары уку йортларыннан яшьләр сәясәте системасындагы таныш йөзләрне күрәм. Бу әлеге проектның елдан-ел үсүе, яшьләрнең аның белән кызыксынуы турында сөйли»,- дип, проектта катнашучыларны сәламләде министр. 

Алга таба ул бер сәгать дәвамында проектта катнашучылар сорауларына җавап бирде.

Быел  «Кадрлар резервы» проектына катнашу өчен 800 гариза керде.  Сайлап алу этабын үтеп,  110 яшь кеше белем бирү программасында катнашу мөмкинлеге алды. Ул апрельдән сентябрьгә кадәр үтәчәк. Белем алу ике дистанцион, өч көндезге этапларны үз эченә ала  һәм ике юнәлештә үтә.

«Эшлим һәм үстерәм – Создаю и развиваю». Бу юнәлеш яшьләр сәясәтенә беренче килгәннәр – «яңалар»  өчен.

 «Масштаблыйм һәм үстерәм - Масштабирую и развиваю» яшьләр сәясәтендә актив эшләүчеләр һәм яңа дәрәҗәгә чыгарга омтылучылар өчен.

«Безне алда тыгыз эш белән дүрт көн көтә. Беренчесен ТР яшьләр сәясәте темасына багышлыйбыз. Сезнең һәрберегез төрле тәҗрибә һәм һәм белем белән килдегез. Безгә ориентлашырга, белем бирү программасы башланыр алдыннан  сәгатьләрне  яктырту  мөһим», - дип белдерде «Кадрлар резервы» республика проекты башкарма директоры Алена Бакирова.

Белем бирү программасының беренче этабы катнашучыларның үз-үзләрен өйрәнүенә, үзләренең көчле якларын, үсеш зоналарын, шулай ук төрле максатчан аудиторияләр белән коммуникация нигезләрен билгеләргә юнәлтелгән, дип ачыклады ул. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International