«ИкРок 2024» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр рок-фестивале: Мөслимдә альтернатив музыка сөючеләр җыелачак

2024 елның 24 мае, җомга

Шимбә, 1 июньдә, Мөслим авылында Татарстанның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән – Казан, Чаллы, Зәй, Лениногорск, Азнакай, Мөслим, Норлат, Менделеевск, Мамадыш, Питрәч, Кама Аланы һәм Россия төбәкләре – Мәскәү, Тумазы районы (Башкортостан Республикасы) һәм башка яшь альтернатив музыка сөючеләр җыелачак. Биредә ачык һавада «Киләчәк» паркында икенче ел рәттән «ИкРок» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр рок-фестивале узачак. Фестивальдә 37 яшьләр музыкаль төркеме 200дән артык кеше катнашачак.

Фестиваль ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән, республика муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсы кысаларында гамәлгә ашырыла. Яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру «Мәгариф» милли проектының максатларына туры килә.

«Фестиваль күп кенә яшь музыкантлар өчен старт мәйданчыгы булып тора. Биредә алар тамашачыларга үз талантларын гына күрсәтмиләр, аларны бәяләячәк һәм киңәш бирәчәк профессионаллар белән аралашу мөмкинлеге дә алалар», – дип билгеләп үтте Мөслим районы Яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров.

Спикер сүзләренчә, районда яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыруына зур игътибар бирелә. Мәсәлән, яшьләр өчен музыка юнәлешендә Мизгел яшьләр үзәге һәм Мирас балалар сәнгать мәктәбе базасында эшләүче өч вокаль-инструменталь ансамбльдә шөгыльләнү мөмкинлеге бар. - Безнең районның музыкаль төркемнәре дә тере музыка бәйрәмендә катнашачак. Быел без тагын да күбрәк гаризалар алдык. Бу мондый мәйданчыкларның кирәклеген тагын бер кат исбатлый, – дип билгеләп үтте Илшат Яббаров.

Фестивальнең оештыручылары булып Мөслим районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча бүлеге, ТР Мөслим районы администрациясе һәм ТР Яшьләр министрлыгы ярдәме белән Казан шәһәренең «The Road» Рок мәктәбе белән берлектә «Мизгел» яшьләр үзәге тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International