Республика Яшьләр көнен оештыру һәм үткәрү өчен волонтерлардан гаризалар җыю игълан ителде. Алар кунакларга юнәлеш бирүдә һәм теркәүдә, экстрим-парк территориясендә һәм ярыш объектларында мәйданчыкларның эшләвендә ярдәм итәчәк. Волонтерлар өчен экипировка, туклану, верификацияләнгән сәгатьләр һәм рәхмәт хатлары оештырылачак.
Гариза бирү өчен https://dobro.ru/event/10759849 сылтамасы буенча теркәлергә кирәк. 16 яшьтән өлкәнрәк теләгән һәркем катнаша ала. Чарага барлыгы 100дән артык волонтер җәлеп итү планлаштырыла.
Гаризалар җыю һәм мәйданчыкта волонтерларның эшен оештыру белән Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге җитәкчелек итә, ул инде бишенче ел рәттән республика яшьләр көненә волонтерлык программасын гамәлгә ашыра.
Исегезгә төшерәбез, Яшьләр көне 29 июньдә «УРАМ» экстрим-паркында масштаблы фестиваль форматында узачак. Мәйданчыклар иртәнге сәгать 10да эшли башлаячак, ә җәйнең иң масштаблы фестивале 22:00 сәгатьтә бәйрәм концерты белән тәмамланачак.
Спорт программасы кысаларында фестивальдә самокат, воркаут, стритбол, роликлар, паркур, волейбол, теннис һәм джиу-джитсу буенча контестлар (ярышлар) планлаштырылган. Шулай ук «УРАМ» экстрим-паркы мәйданчыгында BMX буенча Россия чемпионаты һәм 3х3 баскетбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узачак.
Яшь эшкуарлар үз брендларын маркетта тәкъдим итә алачак, бу кече бизнес өчен үзләре турында сөйләү, шулай ук яңа аудиториягә үз товарларын һәм хезмәтләрен тәкъдим итү өчен яхшы мөмкинлек булачак. Катнашу өчен 14 июньгә кадәр яшьләр көненең рәсми сайтында гариза бирергә кирәк.
Фестиваль концерт программасы һәм музыкаль хедлайнер чыгышы белән тәмамланачак. Җирле артистлар өчен программаның концерт өлешендә катнашу өчен open-call ачык. 14 июньгә кадәр Фестиваль сайтында гариза бирергә мөмкин.
Тамашачылар һәм катнашучылар өчен чараларга керү деньмолодежи2024.рф. сатйнда алдан теркәлү буенча ирекле. Фестивальнең төп программасы шунда ук басылып чыгачак. Шулай ук барлык актуаль һәм җентекле мәгълүмат социаль челтәрләрдә – «Яшьләр көне | Татарстан» Телеграм-каналында һәм «ВКонтакте» да «Татарстан яшьләре» битендә урнаштырылачак.
«УРАМ» экстрим-паркының социаль челтәрләрендә спорт ярышларына теркәлү: https://t.me/uramextremepark | https://vk.com/urampark
Казанда Яшьләр көне яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь), ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгы ярдәме белән «УРАМ» Яшьләр экстрим-паркы мәйданчыгында үткәрелә.
Яшьләр көне сайты-2024