Татарстан яшьләр проектларына 20 млн сум җәлеп итте

2026 елның 8 мае, җомга

Татарстан Республикасының белем бирү оешмалары һәм коммерцияле булмаган секторы «Россия Яшьләре.Грантлар» конкурсында җиңү яулап, яшьләр сәясәте һәм патриотик тәрбия өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга 20 млн сум акча алган, бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, яшьләр проектларына грант ярдәме «Яшьләр һәм балалар» милли проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Югары белем бирү оешмалары арасындагы конкурска Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык йомгак ясады. Республиканың 11 уку йорты үз инициативаларын тәкъдим итте, бу Татарстанга Россия буенча ТОП-3 гариза исемлегенә керергә мөмкинлек бирде.

Эксперт бәяләве нәтиҗәләре буенча Казан федераль университеты, яшьләр сәясәтен үстерү программасы кысаларында җиде проектны гамәлгә ашыруга 17,9 млн сум акча отып, конкурс лидерларының берсе булды.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров югары уку йортларының югары активлыгы Яшьләрнең иҗади инициативаларда катнашуга ихтыяҗын чагылдыра дип билгеләп үтте: «Республика югары уку йортларыннан гаризалар санының югары планкасы яшьләрнең иҗади эшчәнлеккә бик зур ихтыяҗы турында сөйли. Без республика эчендә конкуренциянең проектларның сыйфатын үстерүгә этәргеч бирүен күрәбез. Мондый активлык шуны раслый: безнең уку йортлары проект иҗатының чын үзәкләренә әверелде, анда идеяләр яңгыратыла гына түгел, ә федераль дәрәҗәгә кадәр җентекләп эшкәртелә».

Шулай ук коммерцияле булмаган оешмалар арасында патриотик тәрбия буенча Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Татарстан Республикасы Студентлар лигасы тәкъдим иткән «Татарстан Җиңү варислары» проекты Татарстаннан җиңүче булды. Аны гамәлгә ашыруга 1 млн сум күләмендә грант җибәреләчәк.

«Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» коммерцияле булмаган автоном оешма директоры, Конкурсның төбәк координаторы Камолиддин Бобохонов яшьләрнең проект активлыгын үстерүдә республиканың системалы эшен ассызыклады: «Республиканың ил буенча тотрыклы ТОП-3кә керүе — зур команданың эш нәтиҗәсе. Без гаризалар гына бирмибез, без остазлык системасын төзибез, анда экспертлар тәҗрибәсе яшьләр энергиясе белән тоташа. Казан федераль университеты һәм Студентлар лигасының җиңүе  —  безнең проектларның конкурентлыкка сәләтле булуының һәм заманның реаль таләпләренә җавап бирүенең ачык мисалы».

Алынган грантлар яшьләр мохитен үстерүгә, патриотик тәрбиягә һәм төбәктә социаль әһәмияткә ия проектларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International