12-16 май көннәрендә Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2026» ХVII халыкара икътисади форумы кысаларында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Яшь дипломатларының X юбилей форумы узачак.
Бу чара Казанда 2016 елдан башлап ел саен «Яшьләр дипломатиясе академиясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы тарафыннан үткәрелә. Бу вакыт эчендә Форумда Ислам хезмәттәшлеге оешмасының 40 тан артык иленнән 300 гә якын яшь дипломат катнашты.
Быел Ислам хезмәттәшлеге оешмасы яшьләр форумы форматы үзенең ун еллыгын билгеләп үтә. Юбилей форумының төп темасы – «Россия – Ислам дөньясы яшьләр дипломатиясе һәм цивилизацияара диалогы». Аның программасы дүрт юнәлеш тирәсендә төзелгән: 1) халыкара гуманитар хезмәттәшлек һәм мәдәниятара хезмәттәшлек; 2) озак вакытлы стратегия буларак «горизонталь дипломатия»; 3) Зур Евразия партнерлыгы һәм 4) цифрлы технологияләр чорында дипломатия.
Катнашучыларга сәламләү сүзен Россия Тышкы сәясәт ведомствосы башлыгы С.В. Лавров юллаячак. Спикерлар арасында Россия Дәүләт Аппараты җитәкчеләре, хакимиятнең төрле тармаклары, халыкара белгечләр, политологлар һәм җәмәгать эшлеклеләре көтелә.
Илләр һәм аларның халыклары арасында үзара аңлашуны ныгытуда, халыкара мөнәсәбәтләрнең гадел һәм тотрыклы системасын формалаштыруда яшь буынның роленә зур игътибар бирү күздә тотыла.
Эшлекле программадан тыш, катнашучыларны Татарстан Республикасы башлыгы Р.Н.Миңнеханов белән традицион очрашу, Казан студентлары һәм мәктәп укучылары белән диалог, 10нан артык ил катнашында яшь пешекчеләрнең халыкара турнирында булу, шулай ук яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрнең иптәшләрчә футбол матчы көтә.
Чараларда 60ка якын тышкы сәясәт ведомстволары вәкилләре һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре экспертлары катнашыр дип көтелә. Форум кысаларында яшь дипломатларның Халыкара ассоциациясенә делегатлар керү тантанасы булачак, аның секретариаты якын арада МГИМО базасында эшләячәк.