«Чынбарлык күзенә туры карыйк»: Татарстан яшьләре белән наркотикларның зыяны турында очрашу үткәрделәр

2024 елның 18 июне, сишәмбе

Казанда яшүсмерләр белән ачык очрашу узды, анда экспертлар яшьләргә наркотикларның зыяны турында сөйләделәр. Чарада 40 яшүсмер катнашты. Чара «Лимонад» яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клубында оештырылды.

Чара Сәламәтлек саклау, яшьләр сәясәте һәм эчке эшләр органнарының әйдәп баручы белгечләрен җәлеп итеп, рәсми булмаган шартларда узды.

Экспертлар булып табиб – психиатр-нарколог, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика наркология диспансерының балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары Степан Криницкий, Казан буенча ЭЭМ идарәсенең Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлегенең өлкән опер вәваләтле вәкиле Вероника Ветошкина, балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгенең «Роза ветров» социаль-тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Александр Дмитриев, «Татарстан-Мөмкинлекләр территориясе» автоном коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе Камолиддин Бобохонов һәм башкалар чыгыш ясады.

Спикерлар тыңлаучыларга «Яшүсмерләр наркоманиясе»нең нәрсә икәнен, яшь кеше организмына наркотиклар куллануның нинди җитди нәтиҗәләргә китергәнен, наркотикларны законсыз саклауда, сатуда һәм ташуда катнашу өчен яшүсмерләрнең җаваплылык дәрәҗәсе, шулай ук наркоманнарны социаль реабилитацияләүнең чәнечкеле юлы турында сөйләделәр. Теләге булган һәркем профильле белгечкә үз соравын бирә алды. Моннан тыш, тыңлаучылар республика яшьләре өчен ял итүнең альтернатив төрләре һәм мөмкинлекләр, шул исәптән балалар һәм яшьләр өчен Бөтенроссия форумнары һәм конкурслары турында белделәр.

Чара тәмамлангач, яшь тыңлаучыларга Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлегеннән журналлар һәм брендлы материаллар тапшырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International