Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков рәислегендә Коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Министрлыкның коррупциягә каршы ведомство программасының үтәлеше турындагы доклад белән 2024 елның I яртыеллыгында дәүләт хезмәте, кадрлар һәм юридик эш бүлегенең әйдәп баручы консультанты – коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат Наталья Семенова чыгыш ясады.
Шулай ук утырыш кысаларында министрлыкның дәүләт хезмәткәрләре һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре тарафыннан декларация кампаниясенә 2023 елга керемнәр турындагы мәгълүматларны анализлау турында хисап каралды.
Ринат Садыйков керемнәр турындагы мәгълүматларның тулылыгы һәм ышанычлылыгының мөһимлеген билгеләп үтте, шулай ук киләчәк декларация кампанияләрендә хезмәткәрләрнең мәгълүматлылыгын арттыру һәм аларга кирәкле мәгълүматны җыю һәм консультатив ярдәм күрсәтү ысуллары турында эшне дәвам итү зарурлыгына басым ясады.
Утырыш тәмамланганнан соң комиссия тарафыннан 2024 елга Комиссия эш планына үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр каралды, алар фикер алышу нәтиҗәләре буенча кабул ителде.
Утырыш беркетмәсе Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының «Эшчәнлек» бүлегенең «Коррупциягә каршы тору» бүлекчәсендә урнаштырылачак.
Шулай ук Министрлыкта коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоны эшләвен искәртәбез– 8 (843)-222-92-08.