Татарстанда 11 регионнан 300 скаут җыелды

2024 елның 6 июле, шимбә

Югары Ослан районында  «Җәй» республика үзәгенең  «Дзержинец» аланында «Зур ил уеннары» фестивале үтте. Чарада Россиянең 11 төбәгеннән 300 яшүсмер һәм  аларның урам, халык, команда һәм өстәл уеннары белән мәйданчыклар әзерләгән укытучылары  катнашты. Фестиваль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде. Ул ТР Яшҗләр эшләре Министрлыгы ярдәме белән үтә.

Чара программасы кунакларны тантаналы каршылау, татар чәе эчү һәм «караван-сарай» палаткалы шәһәрчек территориясе буенча экскурсияләр белән башланып китте. Һәр команда үз төбәгенең иң яхшы мәдәни традицияләрен презентацияләде: милли уеннар, җырлар һәм биюләр күрсәтелде. Балалар һәм өлкәннәр өчен һөнәрчелек эше, кул эшләре һәм кулинария буенча мастер-класслар оештырылды.

Слетның балалар стаффы Казан шәһәреннән Дарина Курбатова озак вакытлар тулы әзерлек алып барылуын, аның барышында катнашучылар тәҗрибә уртаклашуларын һәм башка төбәкләрдән килгән вәкилләр белән аралашуларын сөйләде. Ул шулай ук бу искиткеч тәҗрибә булуын ассызыклады.

Фестиваль кунаклары шулай ук традицион татар уеннарында да катнаша алдылар. Мәсәлән, лапта һәм көрәш, пазьгыса-шудон  һәм петанк, «цепи-цепи» һәм «палки-банки», «резиночки» һәм «лягушка» һ.б. бөтен гаилә өчен булган уеннар.

Үзенең  эмоцияләре белән Омск шәһәреннән килгән катнашучы Екатерина Зверева уртаклашты: «Мин Татарстанда беренче тапкыр. Бик матур һәм зур төбәк.  «Зур ил уеннары»на безнең скаутлар командасы бик күп үзебезнең традицияләрне алып килдек. Инде башка төбәкләр белән милли уеннар һәм мәдәният буенча тәҗрибә уртаклашырга да өлгердек. Бүген монда булуыма мин бик шат».

 Фестиваль илебез төбәкләренең дуслыгын һәм гаилә традицияләрен буыннан-буынга тапшыруны символлаштырган зур гомуми хор белән тәмамланды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International